Кукмара районында мошенниклар яңа алдау схемалары уйлап таба
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев сүзләренчә, мошенниклар кайгы-хәсрәт кичергән, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне махсус эзли, социаль челтәрләрдәге язмаларны күзәтә, ачык чыганаклардан мәгълүмат җыя.
Мошенниклар кешеләргә телефон аша да, социаль челтәр, мессенджерлар, хәтта таныш-белешләр исеменнән дә хәбәр җибәреп, ышаныч яуларга тырыша һәм күп вакыт үз максатларына ирешә дә.
Ялган волонтер «тозагы»
Күптән түгел бер райондашыбыз белән аралашырга туры килде. Аның тормыш иптәше махсус хәрби операция зонасына китә һәм узган ел хәбәрсез югала. Болай да хәсрәт эчендә янган ханым, өмет чаткысына тотынырга теләп, мошенниклар тозагына төшә. Безгә ул түбәндәгеләрне сөйләде:
— Мессенджерларның берсендә таныш түгел номердан хәбәр килде. Анда: «Сез тормыш иптәшегезне эзлисез икән, шул турыда белдерү күрдем. Минем ирем волонтерлар ярдәме белән махсус хәрби операция зонасыннан кайтты. Ул ирегезне тикшерү изоляторында исән килеш күргән. Волонтерларга мөрәҗәгать итсәгез, алар сезгә дә ярдәм кулы сузачак», — дип язылган һәм сылтама җибәрелгән иде. Чынлап та, мин иптәшемне эзләү турында бер каналга белдерү «элдем». Шуның өчен дә әлеге хәбәргә ышандым, — ди ул. — Улым, өметләнеп, сылтама аша юлланган аккаунтка әтисе турында мәгълүматны җибәрде.
Райондашыбыз сүзләренчә, үзен «волонтер» дип таныштырган кеше белән аралашу шактый көннәр дәвам итә.
— Әлеге кеше иремнең дезертирлыкта гаепләнеп тотылуын һәм хәзер тикшерү изоляторларының берсендә утыруын әйтте, ярдәм вәгъдә итте. «Госпитальгә алып чыгу өчен аның авыру икәнлеген раслаучы белешмә, шулай ук Сим-карта һәм кәрәзле телефон кирәк булачак. Моның өчен 80 мең сум акча сорала», — диде. Якын кешебезне исән-имин күрү теләге шулкадәр көчле иде ки, без "яңа таныш«ыбыз җибәргән банк картасы номерына акчаларны күчердек. Шуннан соң да әле ул күпмедер вакыт безнең белән элемтәдә торды: «Тиздән барысы да хәл ителәчәк, документлар әзерләнә, көтегез», — дип ышандырды. Әмма ике көннән алынган: «Сезнең ирегез табутта гына кайтачак», — дигән аудио хәбәрдән соң, мошенникларга эләгүебезне аңладык, — дип ачына райондашыбыз. — Хезмәт хакыннан аз-азлап җыелган 80 мең сум акчабыз әнә шулай ялган юл белән акча үзләштерүчеләр кулына китте.
Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев сүзләренчә, мошенниклар кайгы-хәсрәт кичергән, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне махсус эзли, социаль челтәрләрдәге язмаларны күзәтә, ачык чыганаклардан мәгълүмат җыя.
Алдау корбаны
Чираттагы райондашыбыз, якын танышыннан килгән СМС-хәбәргә ышанып, гомере буе җыйган акчаларын югалта. Зыян миллионнар белән исәпләнә.
— Беркайчан таныш түгел номерларны алмадым, телефоннан чит кешеләр белән аралашмадым, мошенниклар турында да ишетеп белә идем. Ә менә бу юлы нигәдер шикләнмәдем. «Телефон трубкасын ал, исем-фамилияңне әйт», — дип язылган иде танышымнан килгән хәбәрдә. Эштә вакытта кәрәзле телефоным шалтырады, сөйләшә алмадым. «Кич хәбәргә чыгам», — диде элемтәнең икенче очындагы кеше. Чыннан да, шалтырату булды. Сораулар яудырдым. Ул исә: «Мәгълүматлар таралган. Сезнең банк счетындагы акчаларны террорчыларга күчермәкче булганнар», — диде һәм шикле кешеләр исемлегендә торуымны раслаучы «повестка» җибәрде. Анда исем-фамилиям, әтинең исеме, паспорт мәгълүматлары, яшәү адресы язылган иде. «24 сәгать эчендә Мәскәүгә килмәсәгез, сезне алырга кеше җибәрәбез», — дигән сүзләрдән соң, бөтенләй коелып төштем, — дип сөйләде райондашыбыз.
Әлеге ханымның сүзләре буенча, алга таба барысы да мошенниклар контролендә бара.
— Алар миңа икенче кәрәзле телефон сатып алдырды, ниндидер кушымталар йөкләтте, һәр адымымны күзәтеп торды. Куркыттылар, янау сүзләре әйттеләр. Хәтта кибеткә чыга, беркем белән дә аралаша алмадым, — ди зыян күрүче. — Счеттагы акчаларны саклап калу максатында башка счетка күчерергә куштылар. Банк хезмәткәрләрендә шик тумасын өчен, нәрсә әйтергә кирәклегенә кадәр өйрәттеләр. Ике атна дәвамында алар басымы астында яшәдем. Нәтиҗәдә, булган барлык акчаларымны алып, курьерга тапшырдым. Соңгы тиенемә кадәр югалтканнан соң, полициягә мөрәҗәгать иттем. Федераль иминлек хезмәтенең беркайчан читтән торып мондый "операция"ләр үткәрми икәнен соңыннан гына аңладым…
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев