Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында мәшгульлек үзәген модернизацияләүгә керештеләр

Тышкы күренеше генә түгел, эш эзләүче һәм эш бирүчеләр белән эшләүгә карашлар да үзгәрә.

Кукмара мәшгульлек үзәге акрынлап кадрлар үзәгенә әверелә бара. Тышкы күренеше генә түгел,  эш эзләүче һәм эш бирүчеләр белән эшләүгә карашлар да үзгәрә. Мәшгульлек үзәге белгечләре карьера, кадрлар һәм цифрлы консультантларга укулар узды.

Карьера консультантлары, эш эзләүченең  тормыш шартларына  карап, эш тапсын өчен: резюмены дөрес төзергә, аны вакансияләр эзләү сайтларында урнаштырырга өйрәтәләр, шулай ук профориентация үткәрәләр, эш бирүче белән әңгәмәгә әзерләнергә ярдәм итәләр яки  һөнәри укуга юллама бирәләр. Кадрлар консультантлары, эш бирүчеләрнең бизнес-мөмкинчелекләрен өйрәнеп, хезмәткәрләрне сайлауда ярдәм итәчәкләр. Эш белән тәэмин итү үзәгендә алга таба да модернизацияләү һәм җиһазлау эше дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X