Кукмара районында мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге тикшерелә
Нырты урта мәктәбенең әзерлеге уңай яктан бәяләнде.
Бу атнада мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерү максатында төзелгән комиссия үз эшен башлап җибәрде.
Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында башкарылган ремонт эшләре, объектларның санитар-эпидемиологик, бина һәм корылмаларның техник торышы, су, җылылык, канализация, электр белән тәэмин ителеш, азык-төлек блокларының балаларны тукландыруга әзерлеге, укыту кабинетлары, остаханә, спорт залларының җиһазландырылу дәрәҗәсе, санитар, янгын һәм хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше, мәктәп яны участокларының торышы — боларның һәрберсе комиссия тарафыннан бәяләнә.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Нияз Ризванов җитәкчелегендәге төркемдә район мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эшләре буенча урынбасары Миләүшә Бакланова, «Хезмәт даны» газетасының бүлек мөхәррире Алсу Сәләхетдинова бар.
Нырты урта мәктәбендә булып, мәгариф учреждениесенең территориясе, мәктәп яны тәҗрибә участогы, ашханә, спорт залы, сыйныф бүлмәләренең Белем көненә әзерлеге белән таныштык.
Мәктәп директоры Харис Фәләхов сүзләренә караганда, белем йортында Шепшеңәр, Ятмас Дусай, Төркәш, Чәбия, Нырты авылларыннан 62 бала белем-тәрбия ала, башлангыч сыйныфлар саны — 11. Балаларны мәктәпкә автобус йөртә.
«2013 елда мәктәпкә ремонт кергән иде. Ул вакытта бинаның түбәсе алышынды, пластик тәрәзәләр куелды, җылылык системасы, электр челтәре яңартылды, стеналар бераз агартылды. Кабинетларга, коридорларга ел саен үзебезнең көч белән косметик ремонт ясап торабыз. Бакчада яшелчә, җиләк-җимешләрне күп итеп үстерәбез, кыш буена балаларга витаминлы ризык ашатабыз», — ди мәктәп директоры Харис Фәләхов.
Әлеге бина шактый зур мәйданны алып торганлыктан, мәктәп белән бер түбә астына Нырты авыл җирлеге Советы, мәдәният йорты, почта кертелгән.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев