Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында йөзгә якын ташландык хәлдәге йорт бар

Шушы көннәрдә Югары Арбашта булып кайтырга туры килде.

Кайсы гына авылга барма, кеше яшәми торган, агач арасында «посып» утыручы ялгыз өйләр очрамый калмый. Тәрәзәләре кадакланган, түбәсе бер якка чалшайган, капка-коймалары җимерелгән, тирә-юнен билдән тигәнәк, әрем-кычыткан баскан ташландык өйләрне күреп, күзләргә — яшь, тамакка төер утыра... 

Кукмара районында йөзгә якын ташландык хәлдәге йорт бар

Шушы көннәрдә Югары Арбашта булып кайтырга туры килде. Әлеге авылдагы 99 хуҗалыкның 27сендә беркем яшәми икән. 

«Бүгенге көндә биш авылга — Югары һәм Түбән Арбаш, Октябрино, Хәсәновка, Өркеш — 237 хуҗалык исәпләнә, аларда 506 кеше тора. Ә менә 73 йортның, кызганыч, капкалары — келәле. Мин аларның барысын да ташландык хәлдә дип әйтә алмыйм. Арада төрлесе: нигезе нык, каралты-куралары яхшы булганнары да бар. Әйтик, Хәсәновка авылын „дача поселогы“ дип атар идем. Анда җәй көне бик күңелле. Йортларның берсе дә буш тормый, исән-сау булган, үз аягында йөри алган өй хуҗалары үзләре я аларның балалары, оныклары кайта. Ә менә кышка таба инде кайсы-кая таралышалар да, нибары ике өйдә генә кеше яшәп кала. Октябрино авылында да шул хәл, анда да рәсмиләштерелмәгән бер генә җир кишәрлеге дә юк. Без бүгенге көндә ташландык хәлдә булган йортларның законлы мирасчыларын эзләү буенча эш алып барабыз. Күбесе белән инде элемтәгә чыктык. Өйләрне рәсмиләштерү эшен башлап җибәрүчеләр дә бар. Кулларында тиешле документны алгач, бәлки үзләре туып-үскән, әти-әниләре гомер кичергән нигезгә караш та башкача булыр, хуҗалыкны әз булса да тәртиптә тотарлар дип өметләнәм. Йорт бик начар, ярымҗимерек хәлдә, әмма аның хуҗасы бар икән, андый өйләрне милекчеләр белән сөйләшеп сүттерәбез, я инде тәртипкә китерү үзебезгә калган очракта, авыр тормышлы гаиләләргә бирәбез. Алар сүтәләр һәм утынны үзләренә алалар», — ди авыл җирлеге башлыгы Альбина Әгъләмова.

...Югары Арбаш авылы урамы буйлап атлыйбыз. «Бу йортта — пенсия яшендәгеләр, монысында ялгыз әби яши, алдагысының хуҗасы вафат. Ә менә биредәге өйләрнең берсенең иясен таба алмыйбыз, икенчесенең туганнары кайтуын көтәбез», — ди җирлек башлыгы. Өй каршындагы киртәсе бакча эченә таба авышкан, капкасына бау бәйләнгән, түбәсе шактый таушалган, әмма шулай да йорт почмагына спутник антеннасы беркетелгән өй яныннан да тиз генә үтеп китә алмадык. 

Кукмара районында йөзгә якын ташландык хәлдәге йорт бар

«Анда бер әби яшәгән иде. Әмма ул күптән вафат. Балалары, оныклары шәһәрдә гомер итә. Җәй көне бәлки кайтып та китәләрдер, әмма минем күргәнем юк. Телефон аша элемтәгә чыгып: „Йорт янын тәртипкә китерсәгез я булмаса сүтеп, урынын чистартып куйсагыз яхшы булыр иде“, — дигән идем, әни төсе дип әйттеләр. Бәлки вакытлары я мөмкинлекләре юктыр, кем белә. Аннары кешене кулыннан тотып та алып кайтып булмый бит. Арада җәйгә генә яисә атнага бер кайтып йөрүчеләр дә бар. Алар йорт-кура тирәсен карап, тәртипләп тота. Андыйларга рәхмәттән башка сүз юк. Авылдагы йортларның кайберсе чагыштырмача яхшы хәлдә. Әйтик, берсен кайчандыр „Ана капиталы“ акчасына сатканнар. Теркәү документында күренгәнчә, хатын-кызның паспорты Түбән Кама шәһәрендә алынган. Исем-фамилия белән генә эзләп табуны әлегә күз алдына да китерә алмыйм. Йортка исә кагылырга ярамый, аның турында инде күптән онытсалар да, ул чит кеше милке булып санала. Ә инде беркеме дә булмаган, рәсмиләштерелмәгән йортларны (андыйлар җирлектә — өч) исә „выморочное имущество“ итеп теркибез дә, суд карары чыккач, аны авыл җирлеге милке итеп рәсмиләштерәбез. Шуннан соң сораучы булган кешегә бирә алачакбыз», — ди Альбина ханым.

Бирегә Саба районыннан килен булып төшкән Сәвия апа Хәбибрахманова белән дә авылның киләчәге, ялгыз өйләр турында сөйләшеп алдык.

«Карт-коры гына калып бара инде, яшьләрнең авылда төпләнәсе килми бит. Монда эш юк дип, зур шәһәрләргә китү ягын карыйлар. Әти-әниләре исән вакытта кайталар да, аннары авыл әкренләп онытыла инде ул. Безнең күршедәге йортларда аерым-аерым ике бертуган әби яшәгән иде. Алар вафат булганнан соң, йортлары да тузып, җимерелә башлады. Мәйсәр әбинең өй алды түбәсе такталары безнең мунчага таба авышкан булгач, көчле җилдә җимерелеп, зыян салыр инде болар дип, бик борчылган идем. Ходайның рәхмәте, туганнары кайтып, бер өлешен сүттеләр. Аннары ташландык йортлар авылны да бизәми, шомлылык биреп тора. Хуҗалары кайтып, шул кишәрлекне коймалап алсалар да, урамнар бераз ямьләнер иде», — дип ачына ул. 

Азат Гарифуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе:

Бүгенге көндә районда йөзгә якын ташландык хәлдәге йорт бар. Алар күбесенчә төрле авыл җирлекләрендә. Чарлы, Олыяз, Лельвиж, Поч. Кучук, Түбән Үрәс, Югары Чура, Нырты, Өркеш җирлекләрендә дә шактый. Билгеле булганча, ярымҗимерек йорт, каралты-куралар җәмгыятькә зыян китерә, янгын чыгудан да куркыныч. Шулай ук террорга каршы көрәш кысаларында да без әлеге мәсьәләне зур проблема итеп күтәрәбез. Әгәр иясез пуҗым бар икән, аны газетага белдерү итеп бирәбез. 30 көн эчендә милекчеләре табылмаган, гариза кермәгән очракта, ул үзидарә мөлкәтенә күчә. Йортның хуҗасы булып та, хуҗалык ташландык хәлдә икән, авыл җирлеге башлыклары аларның туганнарын эзләп табу юнәлешендә эш алып бара, җыештырып куюларын, хуҗалыкның тирә-юнен тәртипкә салуларын сорый. Шулай ук социаль челтәрләрдәге төрле сату-алу төркемнәренә дә игъланнар куела. 
Федераль программалар буенча авыл җирлекләрендә дә күп эш башкарыла. Әйтик, белгечләргә яңа йорт салу өчен җир кишәрлеген басу читеннән биргәнче, авыл эчендәге уты, суы, газы үткән урыннан тәкъдим итү күпкә яхшырак. Шуның өчен дә ялгыз өйләрнең хуҗаларын эзләп табу бик мөһим. 

Таһир Котдусов, Нырты авыл җирлеге башлыгы:

Һәр өйнең, һәр кишәрлекнең үз хуҗасы булырга тиеш. Әмма шулай да җирлектә ташландык хәлдәге, кеше яшәми торган өйләр дә шактый. Андыйларны Ныртыда аеруча күп очратырга мөмкин. Әти-әнисе нигезеннән баш тартасы килмәүчеләр Закон нигезендә милек хокукын терки ала. Кеше яшәми торган өйдән баш тартучыларныкы исә әкренләп сүтелә. Без ул җирләрне рәсмиләштереп, сораучыларга (кемдер өй җиткерергә тели, кемдер шәхси ярдәмче хуҗалыгын зурайтмакчы була) бирә алабыз. Кеше яшәрлек хәлдәге өйләр сату өчен сайтларга да куела. Әле күптән түгел генә Ныртыга өч балалы бер гаилә кайтып төпләнде. Бүгенге көндә балаларын мәктәпкә урнаштыру буенча йөриләр. 
Вахит хуҗалыгы безне үз канаты астына алганнан соң, эш урыннары да булдырыды, 25ләп кеше хезмәткә җәлеп ителде. Киләсе елга «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча дүрт йорт төзү планлаштырыла. Бу исә авыл җирлегендә төпләнәм дигән яшь белгечләргә бик яхшы булачак. 

Петр Иванов, Важашур авыл җирлеге башлыгы:

Безнең җирлеккә Иске һәм Яңа Каенсар, Поч. Сутер, Югары Шөн, Важашур авыллары керә. Аларның һәрберсендә дә кеше яшәми торган йортларны очратырга була. Яңа Каенсарда аеруча күп — 12. Кайбер өйләрнең хуҗалары бар, без алар белән очрашып, я телефоннан сөйләшеп, бергәләп проблемадан чыгу юлларын эзлибез. Кемдер кайтып тәртипкә китерә, төзекләндерә. Ә кемдер сүтә, сатып алучылар эзли. Беркеме дә булмаган, белдерү биргәннән соң да табылмаган өйләр үзидарә милке итеп рәсмиләштереләчәк.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев