Кукмара районында йорт төзү өчен финанс ярдәме күрсәтү буенча «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы гамәлгә ашырыла
Йортны төзегән вакытта аның гомуми бәясеннән 80 проценты — федераль һәм республика бюджетыннан, ә 20 проценты эш бирүче һәм муниципаль берәмлек тарафыннан финанслана.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының бер өлеше булган арендалы торак программасы 2020 елдан эшли. Шушы еллар эчендә райондашларыбыз арасында да тормыш шартларын яхшыртканнар шактый.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рөстәм Әхмәдуллинның сүзләренә караганда, йортны төзегән вакытта аның гомуми бәясеннән 80 проценты — федераль һәм республика бюджетыннан, ә 20 проценты эш бирүче һәм муниципаль берәмлек тарафыннан финанслана. Йорт салына торган җир кишәрлеге исә муниципаль берәмлек, ягъни авыл җирлеге милкендә булырга тиеш.
«Бу программа авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү, аларга гомер итәр өчен уңайлы шартлар булдыру, шулай ук халыкны эш белән тәэмин итүне күздә тота. Өй хуҗалары исә биш ел дәвамында ут, су, газ, каты көнкүреш калдыклары өчен һәм килешү наймында күрсәтелгән билгеле бер сумманы гына түләп бара. Эш бирүче белән хезмәт килешүенең биш ел вакыты чыкканнан соң, торак йортның исәп-хисап бәясенең 10 процентын, ә ун елдан соң сатып алу бәясенең 1 процентыннан артмаган бәяне түләп, йорт биредә яшәгән кешенең милкенә тапшырыла. Йорт салырга теләүченең яшенә бәйле чикләүләр юк», — диде ул.
Әлеге программа буенча 2020 елда районда — ун, 2022 елда — тугыз, 2023 елда унике йорт төзелгән. Ә 2024 елда исә тагын сигез йорт салу планлаштырыла.
Зур Кукмара авыл җирлегендә хәрби хезмәткә алу буенча хезмәткәр Рәмзия Мөхәммәдшина бүгенге көндә балалары белән үзенең әти-әниләрендә гомер итә. Хыялы исә бик гади: тизрәк үз куышын булдыру. Моны 15 һәм 5 яшьлек кызлары да көтә: «Кайчан күчәбез?» — дип сорап кына тора алар әниләреннән. Шулай булмый ни, үз бүлмәләре булачак бит!
«Әлеге программа турында ишеткәннән соң, авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиевка мөрәҗәгать иттем, ул ризалык биргәч, 2021 елның көзендә документларымны район Башкарма комитетына илтеп тапшырдым, һәм 2023 елның октябрь аенда шушы 62 квадрат метрлы өйне күтәрә башладылар. Хәзерге вакытта ул түбә астында, тәрәзә-ишекләре бар, газ кергән, тоташтырасы гына калды, шушы көннәрдә идән җылытылачак. Смета документлары нигезендә йортны безгә тапшырган вакытта аның ут, су, газы тоташтырылган, канализациясе эшләнгән булырга тиеш. Ә йорт җиһазларын үзебез сатып алачакбыз, әмма анысына гына калгач, тырышырбыз дип уйлыйм», — дип сөйләде яңа йорт хуҗасы.
Каенлык авылыннан күпбалалы Мусиннар гаиләсе дә тиздән яңа йортка күчәргә җыена.
«Бу программа турында ишетеп белә идек һәм менә тәвәккәлләп катнашып карарга булдык. Документларны 2022 елның февраль аенда җыеп тапшырган идек, 2023 елның июнендә бу өйне салырга рөхсәт алынды. Узган елның сентябрь аенда нигезгә беренче казык кагылды. Шуннан бирле төзелеш эшләре бара. Безгә йортның берничә проектын тәкъдим иттеләр. Ишле гаилә булгач, зуррак вариантка тукталдык. Йорт 132 квадрат метрны тәшкил итә. Монда иркен зал, аш-су, юыну, өч зур йокы бүлмәсе, котельная булачак. Шулай ук икенче кат та эшләнәчәк. Бөтен коммуникацияләр проект бәясенә кергән. Авыл җирендә яшәүчеләргә бу программаның ярдәме бик зур. Иренмичә, документларны җыеп тапшырырга кирәк. Авылда яшәү өчен бөтен шартлар бар: юлларыбыз өстәл өсте кебек ялт иткән, элеккеге кебек пычрак ерып йөрмибез, эшлим дигәнгә эше дә бар, рәхәтләнеп яшә генә», — диде Каенлык авылында клуб мөдире булып эшләүче Лилия Мусина.
Әлеге программа нигезендә йортлы булу өчен авыл территорияләрендә даими яшәүче яки даими яшәргә теләге булган кеше түбәндәге шартларны үтәргә тиеш:
- җыелма исемлеккә кертү өчен аның кимендә бер ел өзлексез авыл территорияләрендә хезмәт килешүе буенча эшләве яки шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген алып баруы (төп эш урыны) кирәк
- гражданның торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип табылуы яки яшәү урыны булмау сәбәпле, ата-аналары белән бергә даими яшәве.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев