Кукмара районында яшәүчеләргә вейпларның сәламәтлеккә зыяны турында сөйләделәр
Ахыры исә күп вакыт аяныч тәмамланырга, кинәт кенә үпкә ялкынсынырга, озак еллар дәвамында куллану сулыш алу, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары китереп чыгарырга, аллергия башланырга мөмкин.
«Ул бит вейп кына...» Яшьләрнең, үсмерләрнең күбесе электрон тәмәкене зыянлы түгел дип уйлап ялгыша.
Беркөнне кич белән йөреп кайтырга чыккач, яныбыздан әкрен генә ике япь-яшь кыз үтеп китте. Артларыннан төтен аралаш цитруслы хуш ис бөркелеп калганнан соң, үзара нидер сөйләшеп, гәпләшеп, көлешеп баручы әлеге үсмерләрнең вейп тартуын аңладык.
Соңгы вакытта электрон тәмәке куллану нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр, хәтта кеше үлеменә китергән очраклар турында аеруча еш ишетәбез. Район мәгариф идарәсенең психологик-педагогик хезмәт җитәкчесе Әлфия Гыйниятуллина белән дә шул хакта сөйләштек.
— Әлфия Хәнифовна, нәрсә ул вейп, яшьләр, үсмерләр ни өчен аңа тартыла?
— Вейп — махсус сыекча ярдәмендә эшли торган электрон тарту җайланмасы. Сыеклык составына керүче химик кушылмалар, шул исәптән никотин кеше организмы, аеруча яшүсмерләр өчен бик зыянлы. Ә менә балалар ни өчен электрон тәмәкегә үрелә, дигәндә, мин түбәндәгеләрне атар идем. Беренчесе — кызыксыну, матур каптагы хуш исле җайланманы кулга тотып, аны үзендә сынап, татып карыйсы килү теләге туу. Икенчесе — күчеш чоры. Якынча 12-13 яшьтә балаларның тизрәк үсәсе килә, үз-үзләренә бәясе «күтәрелә». Өченчесе — төркемдә абруй булдыру. Дүртенчесе — үсмернең тәмәке тартмаучылар компаниясендә лидерлык позициясен алып, үзен текә итеп күрсәтәсе килүе. Бишенчесе — әти-әнине кабатлау. Гаиләдә алкогольле эчемлек белән мавыгу, тәмәке тарту, вейп куллану очраклары бар икән, баланың да ул гадәтләрне кабатлау ихтималы зур. Алтынчысы — электрон тәмәкене уен элементы буларак кабул итү. Укучы әти-әнисеннән, укытучысыннан аны яшерә, качып кына тарта, үзенә маҗара эзли. Шул рәвешле кызык бер уенга әверелдерә.
— Үсмернең начар гадәтләр белән дуслашуын нинди билгеләр буенча белеп була?
— Иң элек баланың үз-үзен тотышына игътибар итәргә кирәк. Ул агрессивка әйләнә, сумкасына, шәхси әйберләренә кагыласың, киемнәре янында чуаласың икән, тынгысызлана башлый, киеренке хәлдә була. Акча чыгымнары арта, туклану, юл өчен бирелгән сумма гына җитми яисә, киресенчә, һәр тиенне бөртекләп җыя икән, бу шулай ук шикләнергә сәбәп бар, дигәнне аңлата. Баланың кемнәр белән аралашуын күз уңында тоту да комачауламас. Ул-кызыгызның спиртлы эчемлекләр куллана, тәмәке тарта, тәрипсез тормыш алып бара торган дуслары күп икән, беркем дә шул компаниягә кереп китмәс дип гарантия бирә алмый.
— Ә менә әти-әни баласына ничек ярдәм итә ала соң?
— Өс киеме кесәләрен, телефоннарны тикшереп, тавыш чыгарып, кычкырып, янап кына бернинди нәтиҗәгә ирешеп булмый. Ике арадагы ышанычны югалтмас өчен, киресенчә, үзеңне тыныч тотарга кирәк. Тәмәке тарту, вейпларның зыяны турындагы фильм, видеолар карау, тормыштан алынган мисалларны китерү, аралашуны конкрет фактлар нигезендә алып бару, дөрес итеп «юк» дия белергә өйрәтү мөһим.
Баланы хөрмәт итүегезне күрсәтү дә аның үз-үзенә бәясен күтәрәчәк. Әйтик, өстәл артында сөйләшеп утырганда үсмернең фикерен дә сорасагыз, зурларча сөйләшсәгез, ул алга таба да сезгә ышанып булачагын аңлаячак. Ул-кызыгызга уңышка ирешергә һәм кайсы да булса юнәлештәге (спорт, сәнгать) талантын үстереп, иптәшләре арасында алдынгы булырга ярдәм итегез.
Сәламәт, физик яктан нык һәм акыллы кешеләр уңышка ирешә. Спорт белән шөгыльләнгән егет-кызларның да тәмәке көйрәтеп, каядыр сыра эчеп йөрергә вакыты һәм теләге булмый. Бала белән шулар хакында да сөйләшергә кирәк.
— Белем бирү учреждениеләрендә профилактика эшләре алып барыламы?
— Район мәгариф идарәсендә 2020 елдан психологик-педагогик хезмәт эшли. Без мәктәп психологлары, сыйныф җитәкчеләре, директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Шулай ук психологлар булмаган белем йортларында (31 мәктәпнең 6сында гына психолог бар) аңлату әңгәмәләре үткәрәбез, психологик тренинглар уздырабыз.
Рөстәм Сабирҗанов, район үзәк дәваханәсенең табиб-наркологы:
Күпләр вейпны: «Гади тәмәке тартуны ташлау өчен кулланам», — дигән иде, ахырдан ияләнеп киткәннәрен үзләре дә сизмәде. Шуны билгеләп үтим: вейпның составында хуш исле эфир майларыннан тыш, онкологик авырулар китереп чыгара торган агулы матдәләр дә бар. Кызганыч, пар белән төтенләү, ягъни электрон тәмәкене, бернинди зыяны юк дип, үсмерләр дә тарта. Ахыры исә күп вакыт аяныч тәмамланырга, кинәт кенә үпкә ялкынсынырга, озак еллар дәвамында куллану сулыш алу, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары китереп чыгарырга, аллергия башланырга мөмкин. Вейп тартучыларның эшкә сәләте кими, укуда өлгереше дә начарая.
Район үзәк дәваханәсенә электрон тәмәке тартканнан соң хәле начараеп мөрәҗәгать итүнең өч-дүрт очрагы теркәлде.
фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев