Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче хатын-кыз алимент түләүдән качкан өчен суд каршына басачак

Алиментлар буенча гомуми бурыч 350 мең сумнан артып китә.

Кукмара районы прокуратурасы 29 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул, җитди сәбәпләрсез, балигъ булмаган балаларын тәрбияләү өчен алимент түләмәүдә гаепләнә.

Кукмара район суды карары нигезендә 2023 елның 10 гыйнварыннан әлеге хатын-кыз балигъ булмаган дүрт баласын тәрбияләү өчен ай саен хезмәт хакының (керемнең) 1 ⁄ 2 өлеше күләмендә акча түләргә тиеш була. Әмма гаепләнүче алимент түләүдән кача, балаларга матди ярдәм күрсәтми һәм эшкә урнашмый.

Алиментлар буенча гомуми бурыч 350 мең сумнан артып китә.

Хатын-кыз гаебен тулысынча таныды.

Җинаять эше җәмәгать судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk