Кукмара районында яшәүче марилар үз халкының милли традицияләрен, мәдәниятен саклауга зур игътибар бирә
Күпмилләтле районыбызда биш мари авылы бар: Синәр, Княгор, Иске Кенә, Чигайка, Поч. Кучук. Бүгенге көндә районда 700гә якын мари милләте кешесе яши. Алар гореф-гадәт, йола-бәйрәмнәрне, буыннан-буынга күчеп килүче милли традицияләрне саклауга зур игътибар бирә.
Шушы көннәрдә райондашларыбыз — «XX гасыр башында мари биләмәсе» музей-этнографик комплексы җитәкчесе Ольга Санникова, Поч. Кучукта гомер кичерүче, мари халкының тарихын, мәдәниятен өйрәнүгә зур көч куючы Александр Сәгыйтовлар белән берлектә мари кенәзләре җирләнгән авылларда булып кайттык.
Дуслык-татулыкка ни җитә?!
Сәфәребез Чуллы авылыннан башланды. Анда мари халкының улы, сугышчы Алуш (татарлар Алиш дип йөрткән) күмелгән курган бар. Авыл имамы Гали Вәлиев тарихи вакыйгаларны бик яхшы белә. Ул безгә түбәндәгеләрне сөйләде:
«Галимнәрнең язуы буенча, авылның бер ягында — марилар, икенче ягында удмуртлар яшәгән. Алга таба ислам динен кабул иткәннәре монда калган, ә инде үз диннәреннән читләшмәгәннәре башка урыннарга күченеп киткән. Минем әти 1930 елгы иде. Ул без басып торучы урынны Алтын тау дип йөртүләрен, анда зур кеше җирләнүен сөйләде. „Бер динне дә кагарга ярамый, каберлекләрне дә саклап тотарга кирәк“, — дип әйтә иде. Без соңыннан гына биредә мари милләте кешесе җирләнүен, исеме Алуш икәнлеген белдек. Аның каберенә таш куйдылар. Без авыл халкы белән бергәләп елга ике тапкыр аның тирә-юнен чистартабыз, сугышчыны искә алып Коръән укыйбыз. Мари, рус авыллары да безгә бик якын. Алар белән дус-тату гомер итәбез. Авылдашыбыз, бүгенге көндә мәрхүм булган Габделхак абый Гыймадиев хәтта мари телен дә белә иде. Тау астындагы алан Бай болыны дип йөртелгән. Анда кайчандыр карбызлар, кавыннар үстергәннәр. Риваятьләрдән билгеле булганча, бервакыт байның Зәрә исемле кызы югала. Ул: „Әгәр тапсак, бәйрәм ясар, тәкә чалдырып, казан асып, аш пешереп, халыкны сыйлар идем“, — дип әйтә. Кызын табалар, бай сүзендә тора. Безнең авылда хәзер дә „Зәрә“ бәйрәме уздырыла, ботка пешерелә», — ди ул.
Курганнан ерак түгел Кирәмәт тавы бар. Элек марилар бу изге урынга җыелган, корбан чалган, теләкләр теләгән.
«Тау итәгенә — беренче ел корбан чалучы гади халык, икенче катлауда — икенче ел килүчеләр, ә инде тауның иң өстенә башлыклар (карт) менгән. Алар, ачлык-ялангачлык, сугышлар булмасын дип, Аллаһы Тәгаләдән сорый торган булганнар. Бу таудан Кирәмәт чишмәсе ага, авыл халкы шул суны куллана», — ди Гали Шәмсетдин улы.
Чуллы авылына барганда Александр Сәгыйтов үзе белән тарих фәннәре докторы, профессор Александр Бахтинның китабын да алган иде.
«„XIII–XVI гасырларда мари төбәге“ дигән китапта черемис (чирмеш) сугышлары тарихы турында язылган. Анда сугышчы Алекс Черемиссиновның һәлак булуы турында да фактлар бар», — ди ул.
Үзебезнең Акпатыр
Малмыж районының Зур Китәк авылына да сугылдык. Мари халкының легендар геройларының берсе — Акпатыр нәкъ менә шушы авылда җирләнгән. Мәктәп музеенда аңа багышлап эшләнгән почмак та бар.
Ә менә Акпатырның безнең район белән бәйләнеше нидә соң?
«Акпатыр бик иртә ятим калган, һәм аны татар кешесе үз гаиләсенә сыендырган. Ул кенәз Полкушның улы булган, дигән версия дә бар. Аның күп вакытын Адай авылында үткәрүе мәгълүм. Ислам динен кабул итү башлангач, мариларның кайберләре башка урыннарга күченеп киткән. Алар: „Китик, китик (киттек)“, — дип әйткәннәр. Авыл исеме Китәк тә шуннан чыккандыр дип уйлыйм. Акпатыр бик көчле дипломант була, татар, удмурт һәм марилар арасындагы милләтара низагларны да тиз арада туктата ала. 40 елга сузылган дүрт черемис (чирмеш) сугышы вакытында да Китәк һәм аның янәшәсендәге җирләрне репрессияләр, патша гаскәрләре ягыннан һөҗүмнәр читләп узган. Шулай ук легендар геройның музыкант һәм оста дәвалаучы булуы да билгеле. Акпатыр вафат булгач, бәлки ул ислам дине кабул иткән булгандыр дип шикләнеп, марилар аны зират эченә түгел, ә кырыена җирлиләр. Ә, чынлыкта исә, ул ислам динен кабул итмәгән була. Мари скульпторчысы һәйкәл ясап урнаштыра. Марилар Акпатыр каберенә килеп ярдәм сорый торган булалар. Зур Китәктә җирләнсә дә, районыбызның Адай авылы белән бәйле булганлыктан, без Акпатырны үзебезнең кенәзләрнең берсе дип саный алабыз», — дип сөйләде Александр Сәгыйтов.
Адай — мари кенәзенең исеме
Адай авылын да читләп узмадык. Анда тарихи герой — кенәз Адай җирләнгән. Ул ислам динен кабул иткән. Бу турыда безгә шушы авылда яшәүче, күп еллар Зур Сәрдек гимназиясендә балаларга белем-тәрбия биргән укытучы Хәлимә апа Мөхәммәтгалиева шактый гына мәгълүмат бирде:
«Адай авылы үзенең изгеләре белән танылган. Шуларның берсе — Ишмөхәммәт бине Тукмөхәммәт. Аны авылда исеме белән әйтүче юк, Шәех бабай дип кенә йөртәләр. Ул биредә озак яшәгән. Суфый Шәехләре гыйлемле булганнар, бик күп җирләргә ислам динен таратып йөргәннәр. Адайда данлыклы мәдрәсә булган. Ләкин ул турыда бездә материаллар юк. Шәех бабай шул мәдрәсәдә 37 ел мөдәрислек иткән, ислам динен тарату буенча бик күп уңышларга ирешкән. Вафат булганнан соң, Адай зиратында җирләнгән. Адайлылар каберне киртә белән әйләндереп алганнар, ул изгеләр зираты булып санала. Без Коръән ашларында дога кылганда аны да онытмыйбыз, рухын зурлыйбыз», — диде ул.
Хәлимә апа Шәех бабайның Акпатыр һәм Казаклардагы Хәлфә бабай белән дус булуын да әйтеп китте.
«Кайбер риваятьләр буенча, халык аларны бертуганнар да булмады микән, ди. Алар халык арасында ислам динен таратканнар, чукындыручыларны безнең тирәләргә кертмәгәннәр. Әлеге өч бөек шәхеснең көче, вәгазьләре нәтиҗәсендә халкыбыз ислам динендә калган. Шуның өчен дә алар безгә изге, кадерле», — ди ветеран укытучы.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев