Кукмара районында янгыннан зыян күргән гаилә олы йөрәкле хәйрияченең тырышлыгы белән яңа йортлы булды
Шушы көннәрдә гаилә белән район башлыгы Сергей Димитриев, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе, юстиция генерал-майоры Валерий Липский очрашты.
9 июль, кичке сәгать дүртләр тирәсе... Кенәбаш авылында гомер итүче Хәлимовлар хуҗалыгында янгын чыга. Нәтиҗәдә күп балалы гаилә яши торган йорт һәм аның верандасының түбәсе кара күмергә әйләнә, өй эченә дә зур зыян килә. Ярый әле үсмер бала, югалып калмыйча, үзенең өч сеңлесен яна торган өйдән алып чыгарга өлгерә.
Дүрт баланы берүзе үстерүче Әлфия ханымның гаиләсенә килгән фаҗига, аның 13 яшьлек улы Ринатның батырлыгы турында газетабызда, шулай ук башка матбугат чараларында да язмалар басылган, телевидение хезмәткәрләре махсус сюжет әзерләгән иде. Шуннан соң без арабызда игелекле, саваплы гамәлләр кылырга теләүче кешеләрнең никадәр күп булуына тагын бер кат инандык. Хәлимовларга матди ярдәм күрсәтүчеләр дә, кием-салым, азык продуктлары китерүчеләр дә аз булмый. Авыр тормыш хәлендә калган гаиләнең бәхетсезлегенә хәтта таныш түгел кешеләр дә битараф калмыйча, үзләренең ярдәм кулын суза. Киң күңелле, олы йөрәкле бер хәйрияченең тырышлыгы белән алар хәзер яңа йортлы да булды.
Шушы көннәрдә гаилә белән район башлыгы Сергей Димитриев, Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе, юстиция генерал-майоры Валерий Липский очрашты. Алар Герой-егет Ринатка һәм кызларга истәлек бүләкләре, Яңа ел күчтәнәчләре тапшырды.
«Ринат әле үзе дә бала гына. Әмма ул инде нинди зур батырлык күрсәтте: быел җәй көне кечкенә сеңелкәшләрен ут эчендәге өйдән урамга алып чыгып, гомерләрен саклап калды. Аның гамәле күпләргә үрнәк булырлык. Ринат, алга таба да кыю, куркусыз булып кал. Без сиңа турник алып килдек. Аны бүлмәңә урнаштырып бирерләр дә, көн саен шунда шөгыльләнеп, көчеңне арттырырсың», - диде генерал-майор.
Район башлыгы сүзләренә караганда, иганәче ярдәме белән сафка баскан йортны төзү эшенә август аенда керешкәннәр.
«Төзүчеләрнең тырышлыгы зур булды. Кыска гына вакыт эчендә никадәр күләмле эш башкарылды. Әлеге өйдә бернәрсәсез урамда калган Әлфия ханым үзенең дүрт баласы белән яшәячәк. Йортта барлык уңайлы шартлар да тудырылган: бүлмәләр якты, зур. Яңа өйдә исән-имин гомер итәргә язсын!» - диде Сергей Димитриев.
120 квадрат метр мәйданны биләүче йорт өч йокы, кунак, аш-су һәм юыну бүлмәләрен үз эченә алган. Балалар әйтмешли, түшәмнәр дә биек монда, тәмле ис тә бөркелеп тора.
«Мин, Кенәбаш авылы кешесе Фаилгә тормышка чыгып, 2010 елдан биредә яши башладым. Балаларыбыз туды. Бүгенге көндә Ринатка – 13, Әлфинәгә – 11, Камиләгә – 7 яшь, Диниягә исә 3 яшь тула. Ирем генә кыска гомерле булды шул. Аны югалтуны бик авыр кичергән идем, ул хәсрәткә бу җәйдә йортыбыз яну да өстәлде. Шөкер, безне урамда калдырмадылар. Балалар белән дәваханәдә ятып чыкканнан соң, авылдагы кеше яшәми торган бер йортка урнаштырдылар. Авыл халкы, райондашларның ярдәме бихисап булды. Ничә айлар дәвамында безнең өчен янып-көеп йөрүче район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, Поч.Кучук авыл җирлеге башлыгы Риналь Гыйниятов, мәктәп директоры Алмаз Фәйзрахмановларга да рәхмәтем чиксез зур. Бервакыт безгә уртача яшьләрдәге таныш түгел бер ир кеше килде дә: “Минем сезгә булышасым килә”, - диде. Иң элек нәрсә турында сүз барганын аңламадым. “Яңа йортлы булачаксыз”, - дигәч, каушавымнан сүзләрем дә онытылды. Ул хәтта үзенең исемен дә әйтмәде. Озак та тормадылар, бер төркем эшчеләр килеп, янган өйнең урынын чистартты, төзү эшен дә башлап җибәрде. Өч ай эчендә иске өй урынына нинди зур, мәһабәт йорт калкып чыкты. Көн саен эшчеләрнең яннарына бардым, нигезен салу, стеналарны күтәрү, түбәсен ябу, капка-коймалар кору – барысы да күз алдыбызда башкарылды. Өйгә җиһазлар да китерәбез, диделәр. Әлеге алтын йөрәкле иганәченең безгә эшләгән яхшылыгы үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын!» - ди Әлфия.
Россия Тикшерү комитетында Ватанның яшь геройларын бүләкләделәр. Чарада Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин, ведомство рәисенең беренче урынбасары Эдуард Кабурнеев һәм башкалар катнашты. Әлеге чарада Поч.Кучук мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Ринат Хәлимовка яна торган йорттан сеңелкәшләрен коткарганы өчен «Батырлык һәм кыюлык» медале тапшырдылар.
Район Советының киңәйтелгән утырышында Россия Федераль Җыенының Федерация Советы әгъзасы Геннадий Емельянов Ринат Хәлимовны «Батырлык күрсәткән өчен» дигән истәлек медале белән бүләкләде.
2016 елдан Татарстан Республикасының Яшь Гвардия берләшмәсе «Безнең заман геройлары» республика премиясен оештыра. Ринат Хәлимов та әлеге иҗтимагый премиянең лауреаты булды.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев