Кукмара районында янгын ике катлы йортның түбәсенә зыян салган
Әлеге хәл Янил авылында була.
24 августта, сәгать 15.34тә районның 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Кукмара районы, Янил авылы, Татарстан урамындагы ике катлы йортта янгын чыгу турында хәбәр алына. Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару частенда хәбәр иттеләр.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә 120 квадрат метр мәйданда йорт түбәсе яна, ялкын телләренең астагы катларга күчү куркынычы була, өйнең икенче катына бик нык төтен тарала.
Нәтиҗәдә 120 квадрат метр гомуми мәйданда йортның чардак өлешендәге такталар янып бетә. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
фото: районның 117нче янгын сүндерү-коткару часте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев