Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында дача йорты һәм мунча янган

Фаҗига Югары Китәк авылында килеп чыга.

5 сентябрьдә 21.00 сәгатьтә районның 117нче янгын сүндерү-коткару частенең элемтә пунктына Кукмара районының Югары Китәк авылында янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә. Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару часте начальнигы Илмир Хәбибрахманов хәбәр итте.

Кукмара районында дача йорты һәм мунча янган

Янгын сүндерүчеләр килгәндә дача йорты һәм мунча тулысынча яна торган була. Подразделение хезмәткәрләрен хуҗа кеше каршы ала, өй эчендә беркем дә булмавын хәбәр итә. 

Кукмара районында дача йорты һәм мунча янган

Янгын нәтиҗәсендә 105 квадрат метр мәйданда дача йорты һәм мунча кара күмергә әйләнә. Янгын чыгуның сәбәпләре ачыклана.

Кукмара районында дача йорты һәм мунча янган

Фаҗига урынына 22 кеше, 12 берәмлек техника, шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 9 кеше, 4 берәмлек техника җәлеп ителә.

«Янгын чыккан очракта, кичекмәстән шәһәр (стационар) телефоннан — 01, кәрәзле (нинди оператор булуына карамастан) телефоннан 101 номерын җыярга кирәк», — дип искәртте районның 117нче янгын сүндерү-коткару часте начальнигы.

Кукмара районында дача йорты һәм мунча янган

фото: районның 117нче янгын сүндерү-коткару часте 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев