Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында буада батып үлгән ир-ат турында өстәмә мәгълүматлар билгеле булды

Әлеге сулык су коену өчен каралмаган, “Су коену тыела” дигән белдерү дә куелган.

Кичә Кукмара районының Кәркәүч авылы янындагы буада бер ир-ат батып үлә. Бу хакта районның 117нче янгын сүндерү-коткару частендә хәбәр иттеләр.

Ачыкланганча, 37 яшьлек ир-ат танышы белән буага ял итәргә килгән була. Ул суга керә дә күздән югала, ә хатын-кыз яр буенда кала. Ул аны үзе белән шаяра дип уйлый. Берникадәр вакыттан ул Кукмара районы Эчке эшләр бүлегенең дежур частенә хәбәр итә.

Водолазлар әлеге ир-атның гәүдәсен 19.10 сәгатьтә ярдан 7 метр ераклыкта, 4 метр тирәнлектән чыгара.

Әлеге сулык су коену өчен каралмаган, “Су коену тыела” дигән белдерү дә куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев