Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында бер ир-атны банк счетыннан акча урлаган өчен хөкем итәчәкләр

Ир-ат үз гаебен таный, зыянны тулы күләмдә каплый.

Район прокуратурасы 44 яшьлек райондашыбызга карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплый. Ул банк счетыннан акча урлауда гаепләнә.

Эш материалларына караганда, гаепләнүче узган елның 9 ноябреннән 10 ноябренә кадәрге вакыт аралыгында Манзарас авылында юлда ятучы банк картасын табып ала. Соңыннан ул шәһәрдәге кибетләргә кереп, әлеге банк картасыннан файдалана. Нәтиҗәдә зыян күрүчегә 3 мең сумнан артык зыян килә.

Ир-ат үз гаебен таный, зыянны тулы күләмдә каплый. Җинаять эше район судына җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев