Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында бер йорт янган, икенчесенә дә зыян килгән

Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару частенда хәбәр иттеләр.

Кукмара районында янгын йортны, хуҗалык корылмаларын һәм күрше йортның түбәсен юк итте. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару частенда хәбәр иттеләр. 

2 майда 13.04 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Кукмара районы Аш-Буҗи авылының Үзәк урамында янгын чыгуы турында телефон аша хәбәр килеп ирешә. 

Урынга килеп җиткән янгын сүндерүчеләрне хуҗалар каршы ала һәм торак йорт эчендә беркем дә юклыгы турында хәбәр итә. 44нче торак йортның бөтен мәйданы һәм каралты-куралары ачык ут белән яна, шулай ук 45нче йортның бөтен түбәсенә дә ут капкан була. 

Янгын нәтиҗәсендә 44нче хуҗалыкның торак йорты һәм каралты-куралары тулысынча, 45нче хуҗалыкның түбәсе янып бетә. 

Һәлак булучылар юк, янгынның 43нче хуҗалыкка таралуына юл куелмаган. Шулай ук 45нче хуҗалыкның каралты-куралары янгыннан коткарылган.

Кукмара районының янгын сүндерү чаралары янгынның югары дәрәҗәсе буенча җәлеп ителгән.

Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев