Кукмара районында җәйге каникулларда 160 бала эш белән тәэмин ителгән
Балалар әйләнә-тирә территорияне төзекләндерүдә, җиңел ярдәмче эшләрдә мәшгуль.
Җәйге каникул вакытында балалар ял итеп кенә калмый, акча да эшли. «Россия эше» кадрлар үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә 160 бала вакытлыча эш белән тәэмин ителгән. Бу турыда «Россия эше» кадрлар үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Энҗе Газизҗанова сөйләде.
«Без ел саен укудан тыш, каникул вакытларында 14-18 яшьлек үсмерләргә вакытлыча эшкә урнашырга ярдәм итәбез. Хәзерге вакытта 160тан артык бала төрле эштә хезмәт куя. Билгеле, бу нәтиҗәгә районыбызның эш тәкъдим итүче оешма-предприятиеләре белән тыгыз элемтәдә тору ярдәмендә ирештек. Мәсәлән, июнь аенда гына эш бирүчеләрдән 6 гариза керде», — дип сөйләде Энҗе Әгъләм кызы.
Шулай ук мәшгульлек үзәге район Башкарма комитеты, мәгариф идарәсе, балигъ булмаганнар комиссиясе белән тыгыз элемтәдә эшли. Балаларны эшле итү — социаль яктан мөһим акция. Чөнки бу балалар өчен беренче хезмәт хакы алу мөмкинлеге генә түгел, ә җәйге чорда балигъ булмаган яшүсмерләр арасында күзәтүчесезлекне киметү, хокук бозуларны кисәтү дә булып тора.
Балалар әйләнә-тирә территорияне төзекләндерүдә, җиңел ярдәмче эшләрдә мәшгуль. Күбрәк төрле эшче, тегүче вакансияләре буш була. Билгеле, балаларны иң кызыксындырган сорау: «Хезмәт хакы нинди?»
«Балигъ булмаганнар белән хезмәт килешүе катгый рәвештә закон таләпләренә туры китереп башкарыла. Шуннан чыгып, укучыларның да Татарстан Республикасында билгеләнгән минималь хезмәт хакы бюджетта 19 мең 242 сумнан, бюджеттан тыш 20 мең 20 сумнан ким булмаска тиеш. Әмма балигъ булмаган яшүсмерләр тулы көн эшләргә тиеш түгел, бу өлкәдә каты чикләүләр бар. Шуңа күрә хезмәт хакын да алар эш сәгатенә карата алалар. Мәсәлән, 4 сәгать эшли икән, 0,5 ставка түләү билгеләнә. Әгәр дә яшүсмер мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашса, аңа бер айга өстәмә 2650 сум күләмендә матди ярдәм бирелә», — дип сөйләде белгеч.
Кукмара тегү фабрикасы икенче ел инде каникул вакытында мәктәп укучыларын эш белән тәэмин итә. Үткән ел биредә якынча 10 бала хезмәт куйса, хәзерге вакытта 8 яшүсмер вакытларын файдалы үткәрә.
«Балалар, яшь үзенчәлекләре таләп иткәнчә, көнгә дүртәр сәгать эшлиләр. Алар синтепон калдыкларын аералар, аларны коконнарга тутыралар, дублировкада торалар. Билгеле, укучылар белән эшләү — ул зур җаваплылык. Шуңа күрә игътибарлы булырга, контрольдә тотарга тырышабыз», — дип сөйләде тегү фабрикасы генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Марина Сәмигуллина.
4нче урта мәктәптә сигезенче сыйныфны тәмамлаган Эмиль Басыйров җәйге яллары вакытында Кукмара тегү фабрикасында хезмәт куя. Бу аның беренче ел гына эшләве түгел.
«Акча эшлисем килде, шуңа күрә җәйге каникул вакытында эшкә урнашырга булдым. Хезмәт хакыма уку өчен кирәкле компьютер сатып алырга планлаштырам. Эше авыр түгел, хәзерге вакытта синтепон калдыкларын чистартабыз. Фабрикага иртәнге сәгать сигезгә киләбез, көндез уникедә кайтып китәбез», — дип сөйләде Эмиль.
Күппрофильле лицейда җиденче сыйныфны төгәлләгән Әдилә Миннекаева да каникулда тегү фабрикасына урнашкан.
«Биредә эшләп карыйсым килде, чөнки ул билгеле фабрика бит. Ничек хезмәт куйганнарын, яңа киемнәр теккәннәрен күрергә һәм акча эшләргә теләдем. Әти-әнием дә каршы килмәде. Ә акчамны киләчәктә файдалану өчен җыеп барачакмын. Без үтүклибез, синтепон чистартабыз, коконнарга тутырабыз, аннары аларны тегәбез һәм башка эшләр башкарабыз. Мин биредә хезмәтнең нәрсә икәнен белдем, иртүк йокыдан торып барырга кирәк, тик шунысы бар: өй эшләре әзерлисе юк», — диде Әдилә.
Илфат Әхмәдуллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе:
Нәкъ менә каникуллар баланың үзенә кызыклы эшчәнлекне ирекле сайлавына мөмкинлек бирә. Шуңа күрә ата-аналарга да, мәктәпләргә дә бу чорны мөмкин кадәр рациональ оештыру бик кирәк.
Барлыгы 500дән артык яшүсмер җәй көне эшләргә теләк белдерде. Хәзерге вакытта күбесе район оешмаларына урнаштырылды. Аларның хезмәт хакы эш сәгатенә бәйле. Без күзәтчелек һәм контроль органы булмаганлыктан, балаларыбыз эшкә урнашкан оешмаларны тикшерергә хокуклы түгел. Шуңа күрә әлеге Федераль законны бозган өчен, эш бирүчеләр үзләре җаваплы.
Алар законның барлык таләпләрен үтәрләр һәм бернинди дә хокук бозулар булмас дип өметләнәбез.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев