Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы хәрби комиссариатында чакыру комиссиясе эшләде

Көзге чакырылышта районнан 70кә якын егет армия сафларына алыначак.

Район хәрби комиссариатында хәрби чакырылыш комиссиясе эшләде. Анда төрле ведомство вәкилләре бар иде. 

Сәламәтлеге яхшы, хәрби хезмәт узарга яраклы дип табылган егетләр Россиянең төрле хәрби частьларына җибәреләчәкләр. Армиягә баручыларның күбесе урта һәм югары һөнәри белемле, «В», «С» категорияләре буенча автомәктәптә укып, транспорт йөртү таныклыгы алган.

Көзге чакырылышта районнан 70кә якын егет армия сафларына алыначак. 

Комиссия вәкилләре булачак солдатлар белән аралашты. Егетләрнең кайда белем алулары, киләчәккә планнары, тәртип мәсьәләсе — берсе дә комиссиядә катнашучыларның игътибарыннан читтә калмады.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев