Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүчеләргә мичләрне эксплуатацияләү кагыйдәләрен искә төшерделәр

Узган ел районда җиде бәхетсезлек очрагы мичләрне дөрес эксплуатацияләмәү һәм тиешле кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында килеп чыкты.

Салкын көннәрдә кешеләрнең мичләрне ешрак һәм катырак итеп ягуы, электр җылыткычларын актив кулланулары янгын чыгу куркынычын да арттыра. Узган ел районда 43 янгын чыгу очрагы теркәлгән, аларда ике кешенең гомере өзелгән, биш кеше коткарылган. 

«Җиде бәхетсезлек очрагы мичләрне дөрес эксплуатацияләмәү һәм тиешле кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында килеп чыкты. Шуларның алтысында төп сәбәп – мунчаларда төтен чыгу торбасын түбә һәм түшәм аша үткәргәндә махсус эсселеккә чыдам конструкцияләр белән җиһазландырмау, төтен чыгу торбаларының төгәлсезлеге. Быел Кукмарадагы хуҗалыкларның берсендә чыккан янгынның да сәбәбе әнә шул. Бәхеткә каршы, йорт хуҗасы өйдә була һәм янгын подразделениесе хезмәткәрләре килгәнче үзе сүндерә», - ди Балтач һәм Кукмара районнарында күзәтчелек һәм профилактика буенча районара бүлегенең өлкән дознователе Фәрхәт Кәримуллин. 

Хәзер күп кешедә мунча мичләре – тимердән. Аларны кемдер – газ, ә кемдер утын ягып җылыта, шулай ук арада кирпечтән өелгән, томалап керә торганнары да бар. Мич бары тик җылылык чыганагы гына булсын, бәла-казаларга китермәсен өчен, тиешле кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Беренчедән, төзек булмаган мичләрдән файдаланырга ярамый. Икенчедән, мичләрне кабызу өчен бензин, керосин һәм дизель ягулыгы куллану тыела. Шулай ук яна торган мичләрне дә күзәтүсез калдырырга ярамый. 

«Төтен суыргычының норматив документ нигезендә йорт (мунча) түшәме турысында бераз киңәйтеп эшләнүе мөһим. Сэндвич торбаларны куйганда кайвакыт бу кагыйдәләр сакланмый. Нәтиҗәдә агач түшәмнәр кызып янып китә. Бәхетсезлек очрагы килеп чыкмасын өчен, сатып алганда торбаның техник документын, нинди температурага чыдамлы булуын сорау мөһим. Газ ягып җылытыла торган мичләр өчен чыгарылган торбалар 300 градустан югары температурага чыдамый. Шуның өчен дә аларны утын яга торган мичкә куярга ярамый. Төтенлекләрне ясаганда кызмый торган махсус маркалы корыч материаллар куллану яхшы. Алар мең градуска кадәр температураны күтәрә. Шулай ук 50 миллиметр калынлыктан да ким булмаган базальт мамыгын эчлек урынына куллану да тыела. Аннары мин райондашлардан түшәмнең төтен чыгу торбасы кырыена янмый торган материал куюларын сорар идем. Тагын шуны да искәртим: ягу сезонында төтен чыгу юлы мәҗбүри рәвештә чистартылган һәм агартылган булырга тиеш», - ди Фәрхәт Кәримуллин.
 
Янгын чыккан яисә төтенләү, көек исе сизгән очракта кичекмәктән 01, 101 яисә 112 номерларына шалтыратырга кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев