Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы «ВСЕ СВОИ» патриотик акциясенә кушылды

Акция «Татарстан-Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясендә 10:00дән 22:00гә хәтле дәвам итәчәк.

Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү өчен уздырылучы «ВСЕ СВОИ» патриотик акциясендә Кукмара районы да катнашты. Акция «Татарстан-Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясендә 10:00дән 22:00гә хәтле дәвам итәчәк. 

Кукмараның «Ленин бакчасы» паркында контракт буенча хәрби хезмәт турында кызыксынучылар өчен мәгълүмат җиткерелде, листовкалар тартылды.

Кукмара районы  хәрби комиссары Альберт Гомәров контракт хезмәте буенча кызыксынган кешеләргә аңлату эшләре алып барды. 

-Кукмара районы военкоматы «ВСЕ СВОИ» патриотик акциясенә кушыла. Бүген без район халкына контракт хезмәте турында мәгълүмат җиткерәбез, контракт төзү өчен иң беренче кая мөрәҗәгать итәргә, хәрби хезмәтнең өстенлекләре турында сөйлибез, — диде военком. 

Марафонга ямь өстәп, паркта район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан концерт куелды. 


12 сәгатьлек «ВСЕ СВОИ» марофоны хәрби комиссариатлардан контракт хезмәтенә чакыру пунктлары вәкилләрен, социаль хезмәтләр һәм хәйрия оешмалары хезмәткәрләрен, «Ватанны саклаучылар» фондын, 117 нче call-үзәк белгечләрен, шулай ук дин әһелләрен һәм хакимият вәкилләрен берләштерәчәк.

Тулы трансляция ТНВ телеканалында, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Республика Татарстан» төркемендә, социаль челтәрләрдә, "БИМ-радио«да, «Күңел», «Авторадио», «Ди-ФМ» радиосында булачак.

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk