Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы үзәк дәваханәсенең кардиология бүлегендә капиталь ремонт эшләре бара

Бүгенге көндә биредә 45 процент демонтаж эшләре башкарылган инде.

Район үзәк дәваханәсенең кардиология бүлегендә «Стационар сәламәтлек саклау учреждениеләрен капиталь ремонтлау» республика программасы буенча төзекләндерү эшләре алып барыла. 

Кукмара районы үзәк дәваханәсенең кардиология бүлегендә капиталь ремонт эшләре бара

«Район башлыгы Сергей Димитриев, үзәк дәваханәнең баш табибы Вадим Рәхмәтуллин тырышлыгы белән 2025 елда сәламәтлек саклау өлкәсенә караган сигез программага керә алдык. Быел кардиология бүлеге, балаларга сөт ризыклары тарату пункты, Чишмәбаш һәм Яңа Комар фельдшер-акушерлык пунктларында (ФАП) капиталь ремонт эшләре башкарыла. Ә менә „Сәламәтлек саклау“ илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү федераль программасы буенча Березняк, Тырыш, Татар Толлысы, Яңа Каенсар авылларында яңа ФАПлар төзелә. Кардиология бүлегенә килсәк, анда инде шактый еллар дәвамында төзүчеләр кулы тимәгән, кайбер урыннарда диварларның буяулары куба башлаган, хәтта ярылган урыннар да барлыкка килгән, канализация, җылылык системалары, электр челтәре, ишек-тәрәзәләр бик иске, янгын турында хәбәр итү җайланмалары тиешле таләпләргә туры килми иде. Быелның февраль аенда, ниһаять, зур эшкә тотындык. Авыручылар вакытлыча өченче катка — терапия бүлегенә күчерелде», — дип билгеләп узды район үзәк дәваханәсе баш табибының хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Илназ Кәримов.

Кукмара районы үзәк дәваханәсенең кардиология бүлегендә капиталь ремонт эшләре бара

Илназ Кәримов сүзләренә караганда, бүгенге көндә биредә 45 процент демонтаж эшләре башкарылган инде. Бер үк вакытта вентиляция юллары ясау, электр чыбыклары сузу, диварларны тигезләү, шомарту, штукатурлау эшләре дә алып барыла. Җылылык системасын алыштыруга исә ягу сезоны тәмамлангач керешәчәкләр. Шулай ук ремонт вакытында лифт шахтасының берсен яңарту да күздә тотыла. 

«Элегрәк кардиология бүлегендә 28 койка-урын исәпләнсә, ремонт эшләреннән соң анда 37 кеше берьюлы ятып дәвалана, сәламәтлеген ныгыта алачак. Авыручыларга ике, өч һәм бишәр кешелек 10га якын палата ясала. Элек бүлектә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен дә бүлмә бар иде, без аны хәзер дә калдырдык. Ике кешелек бер бокс ветераннарга дип әзерләнә. Шулай ук биредә киенү-чишенү, интенсив терапия, авыруларны кабул итү, табиб, бүлек мөдире, өлкән шәфкать туташы, процедура, туклану, ял итү, склад һәм башка бүлмәләр булачак. Коридорга һәм боксларның һәрберсенә бактерицид лампалар, җылы су өчен 200 литрлы бойлерлар урнаштыру, 10 койка-урынга кислород китерү планлаштырыла. Аз мобильле гражданнар өчен дә мөмкинлекләр каралачак. Палаталардагы җиһазларга килгәндә, алар халыкның фикерен исәпкә алып, киңлеге 80 сантиметрлы, баш, аяк өлешләре күтәреп-төшереп көйләнә торган караватлар кайтарылачак, һәр кешенең үз тумбочкасы, урындыгы булачак. Җиһазландыру исемлегендә ультратавыш тикшерү (УЗИ) һәм күчмә рентген аппараты да бар», — ди Илназ Дамир улы.

Кукмара районы үзәк дәваханәсенең кардиология бүлегендә капиталь ремонт эшләре бара

Баш табибның хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары программаның өч елга исәпләнгән булуын да билгеләп үтте. Беренче этапта дәваханәнең йогышлы авырулар бүлеге үзенең икенче яшьлеген кичергән булса, быел кардиологиядә төзекләндерү бара, ә киләсе елга терапия бүлеге ремонтланыр дип планлаштыралар. 

«Проект-смета документларында дүрт катлы бинаның нигезен ныгыту, фасадны җылыту, тышлау, түбә ябу эшләре дә бар. Боларның һәммәсе шушы ике ел эчендә башкарылачак», — диде Илназ Кәримов. 

Кукмара районы үзәк дәваханәсенең кардиология бүлегендә капиталь ремонт эшләре бара

Төзүчеләрнең һәрберсе үзенә билгеләнгән бурычны тиешле дәрәҗәдә үти. Кукмарадан Илсур абый Гыйлаҗев — плитә ябыштыручы.

«Миңа хәзер 62 яшь. 16 яшьтән төзелеш өлкәсендә эшлим. Бу вакыт эчендә төзелешнең бар нечкәлекләрен дә өйрәндем. Кирәк икән электр чыбыклары сузам, плитә ябыштырам, шулай ук кирпеч тә салам. Без район Советы бинасында, Ядегәр, Югары Чура, Нырья авылларында, Кукмара өченче урта мәктәбенең яңа салынган корылмасында эшләдек, мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йортлары төзекләндердек. Барлык эшләрне тиешенчә тәмамлап, объектны хуҗаларга тапшыргач, күңелгә рәхәт булып кала», — ди ул.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев