Кукмара районы суд приставы махсус хәрби операциядә катнашучыларның кредит буенча бурычларын бетерү турындагы закон хакында сөйләде
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның кредит буенча бурычларын бетерү турында узган елның 1 декабрендә яңа закон кабул ителде.
Бу хакта тулырак сөйләү өчен Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Кукмара районындагы бүлек җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамил Гыйматдиновка мөрәҗәгать иттек.
— Рамил Рафыйкович, әлеге канунда сүз нинди төр бурычларны бетерү турында бара?
— Әгәр 2024 елның 1 декабренә кадәр кредит буенча әҗәтләрен түләттерү турындагы суд карары гамәлгә кергән икән, хәрбинең яисә аның тормыш иптәшенең 10 миллион сумга кадәрге кредит буенча бурычы бетерелә ала. Әмма шуны да билгеләп үтим: махсус хәрби операциядә катнашу өчен килешүнең 2024 елның 1 декабреннән кимендә бер ел вакытка төзелгән булуы шарт.
— Әлеге хокуктан файдалану өчен нинди документлар әзерләргә кирәк?
— Әҗәтләрне бетерү турындагы гаризаны, барлык таләп ителгән документлар белән бергә теркәп, якындагы суд приставлары бүлегенә хәрби үзе алып барып биреп яисә дистанцион юл белән — Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында ачылган шәхси кабинет аша тапшыра ала. Гаризага бер ел һәм аннан күбрәк вакытка хәрби хезмәт узу турындагы килешүнең, паспортның, хатынының әҗәте буенча эш каралган очракта өстәмә рәвештә язылышу турындагы таныклыкның да күчермәсен теркәргә кирәк.
Махсус хәрби операция зонасында булып яисә җитди сәбәпләр белән суд приставларына үзе мөрәҗәгать итә алмаса, гаризаны аның якын туганнары бирә ала.
Тиешле документларның барысы да тәкъдим ителгән вакытта гаризалар бер тәүлек эчендә карала.
Федераль закон алимент буенча бурычларны каплауга, шулай ук сүз кеше гомере яки сәламәтлегенә, туендыручының үлемен дә кертеп, зыянны каплау турында барганда һәм коррупциячел хокук бозулар кылу нәтиҗәсендә барлыкка килгән мөлкәти характердагы таләпләргә кагылмый.
Яңа закон белән бәйле сораулар килеп чыкканда, Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 33нче йорт адресы буенча урнашкан район суд приставлары бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә яисә 8(84364) 26552 телефон номерына шалтыратырга мөмкин.
фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев