Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы кешесе кибеттән акча урлауда гаепләнә

Ир-ат үз гаебен таныды, зыянны тулы күләмдә каплады.

Кукмара районы прокуратурасы 43 яшьлек җирле кешегә карата ачылган җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул бинага законсыз үтеп кереп, чит кешенең милкен яшерен рәвештә урлауда гаепләнә.

Эш материаллары буенча, әлеге ир-ат, 2025 елның 16 мартында төнлә белән видеокүзәтү һәм сак сигнализациясе булмау турында алдан белеп, ишекләрнең бикләү җайланмаларын өзеп, Кукмара шәһәрендәге кибет эченә законсыз рәвештә үтеп керә һәм яшерен рәвештә 51 мең сум акча урлый. Шуннан соң ул җинаять урыныннан кача һәм урланган акчалар белән үзе теләгәнчә эш итә.

Ир-ат үз гаебен таныды, зыянны тулы күләмдә каплады. 

Җинаять эше район судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев