Кукмара районы газетасына иң күп яздыртучы ике хат ташучы бүләкләнде
Аларга грамота һәм смарт-сәгатьләр тапшырдык.
«Хезмәт даны» редакциясе авыл һәм шәһәр почтальоннары арасында 2025 елның икенче яртыеллыгына район газетасына иң күп яздыртучылар арасында бәйге игълан иткән иде.
Кукмарадан Гөлсирә Гатина белән Иске Юмьядан Ольга Абрамовалар җиңү яулады.
Почта бүлекчәләренә барып, баш мөхәррир белән почтальоннарны котлап кайттык. Аларга грамота һәм смарт-сәгатьләр тапшырдык.
Үз эшләрен яратып һәм намус белән башкаручы, тырыш хат ташучылар турында тулырак район газетасының 27 июнь санында укый алачаксыз.
«ТАТМЕДИА» АҖ. Реклама. erid: 2VtzqxcKxte
фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев