Сергей Димитриев сугыш ветераны Габделвахит Шәмсетдиновка «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы» юбилей медален тапшырды
Ветеран хәзерге вакытта Түбән Кама шәһәрендә кызы Заһидә апа гаиләсендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә.
Безнең белән быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгын районыбызда исән-сау калган бердәнбер сугыш ветераны Чишмәбаш авылыннан Габделвахит Шәмсетдинов каршылый. Ул хәзерге вакытта Түбән Кама шәһәрендә кызы Заһидә апа гаиләсендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә.
Район башлыгы Сергей Димитриев, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район ветераннар советы җитәкчесе Валентин Ивановлар Түбән Кама шәһәренә барып, Габделвахит Шәмсетдиновның хәлен белделәр, аңа изге теләкләрен ирештерделәр. Ветеранга «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы» юбилей медале, истәлек бүләге тапшырылды һәм Кукмара районының мактаулы гражданины исеме бирелде.
Габделвахит Шәмсетдин улы 1926 елның 8 гыйнварында Чишмәбаш авылында дөньяга килә. Хәзер аңа 99 яшь. 1941 елда җидееллык Зур Сәрдек мәктәбен тәмамлый. Бөек Ватан сугышының беренче елларында колхозда эшли. 1943 елның ноябрь аенда Кызыл Армиягә алына. Икенче Белоруссия фронтының 65нче армиясе артиллеристы булып хезмәт итә. Аңа элемтәче булырга да туры килә. Белоруссияне, Польшаны, Германияне немецлардан азат итүдә катнаша. Җиңү көнен Германиядә каршылый.
— Мине онытмыйча ерак араларны якын итеп килгәнегез өчен рәхмәтемне белдерәм, Аллаһы Тәгалә үзегезне олыласын. Ялгыз калганыма 21 ел, алай яшәргә язмасын, Ходай сезгә тигез, матур гомер бирсен, — диде ветеран изге теләкләрен ирештереп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев