Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы башлыгы авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Илебез халкын икмәкле, мул табынлы, җитеш тормышлы итү өчен авыл халкы ел әйләнәсе авыр хезмәт белән шөгыльләнә, диелә котлауда.

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан район башлыгы Сергей Димитриев авыл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады:

Илебез халкын икмәкле, мул табынлы, җитеш тормышлы итү өчен авыл халкы ел әйләнәсе авыр хезмәт белән шөгыльләнә. Игенчелек тармагында да, терлекчелектә дә горурланып сөйләрлек уңышларыбыз бар. Иң зур байлыгыбыз — уртак хезмәт өчен янып-көеп йөргән, намуслы, җаваплы җитәкче кадрлар, белгечләр, механизаторлар, терлекчеләр. Киләчәккә планнарыбыз зур, башкарасы эшләр дә шактый. Безгә булган резервлардан файдаланып, продукция җитештерүне тагын да арттыру өстендә эшләргә кирәк. Авыр, тынгысыз хезмәт белән шөгыльләнүче авыл халкы мул хезмәт хакы алырга, җитешле тормышта яшәргә хаклы. Бүген җитәкчеләрнең бөтен тырышлыгы шуңа юнәлдерелергә тиеш. 
Бәйрәм белән сезне, авыл хезмәтчәннәре! Сезгә нык сәламәтлек, бәхетле имин тормыш, күңел тынычлыгы телим. Башкарган эшегезнең яхшы нәтиҗәләрен генә күрергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев