Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы башлыгы «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары белән очрашты

Очрашуның кунагы — «Беренчеләр хәрәкәте«нең Татарстан буенча төбәк бүлекчәсе баш белгече, балалар лагерьлары буенча җаваплы Елена Шашина иде.

Бүген район башлыгы Сергей Димитриев «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары белән очрашты.

Очрашуның кунагы — «Беренчеләр хәрәкәтенең Татарстан буенча төбәк бүлекчәсе баш белгече, балалар лагерьлары буенча җаваплы Елена Шашина иде. 

2022 елда барлыкка килгән «Алдынгылар» балалар-яшүсмерләр хәрәкәте бүгенге көндә Кукмара районында да уңышлы гына үсеп килә. Алдынгылар исемлегенә керергә теләүчеләр көннән-көн арта. 

Очрашуга килгән активистлар оешманың 13 юнәлеше турында аңлатма бирделәр, үзләренең ни өчен бу юнәлешне сайлаганнары турында сөйләделәр. 

-Без башкарасы эшләрне бер ай алдан планлаштырып куябыз. Һәр айда күрешеп фикер алышабыз. Еш кына «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар белән очрашып торабыз. Халыкара-хатын кызлар көненә анда концерт куярга әзерләнеп йөрибез,

-диде хәрәкәтнең җирле советы рәисе Магдалина Юскаева. 

Алдынгылар хәрәкәтен пионерлар белән чагыштырырга яраталар. Монда хаклык та бар. Хәрәкәтнең төп юнәлешләре булган игелеклелек, гаделлек, патриотизм, яшәеш һәм дәрәҗә кебек тормыш кыйммәтлекләре пионер отрядлары өчен дә мөһим иде. Төп аерма шунда: беренчесе балалар инициативасына нигезләнә, ә пионерия дәүләт инициативасы буенча барлыкка килгән.

-Бу хәрәкәтнең яшь буынны тәрбияләүгә әһәмияте бик зур, — диде район башлыгы Сергей Димитриев. — Сез башкаларны да өйрәтәсез, үзегез дә яңа һөнәр үзләштерәсез. Ә тормыш иткәндә һөнәрнең артыгы булмый. 

Һәр юнәлешнең максаты, эш тәртибе бар. Берәүләр районда яшәүче халыкларны өйрәнә, волонтерлык белән шөгыльләнә, икенчеләр мәрхәмәтлелек юлында — хужасыз калган эт-мәчеләрне тәрбияли, өченчеләре физик мөмкинлекләре чикле балаларга концерт куя, өлкәннәргә булыша.

Башкала кунагы Елена Шашина сүзләренә караганда, «Алдынгылар хәрәкәте» эшчәнлеге балаларның жәйге ялларында да дәвам итәчәк. Балалар лагерьларында төрле очрашулар, күңелле кичәләр булыр дип күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев