Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара район үзәк дәваханәсендә наркотик кулланган өчен 43 кеше исәптә тора

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан игълан ителгән «Наркотик чаралар куллануны профилактикалау» атналыгы кысаларында район үзәк дәваханәсенең табиб-наркологы Рөстәм Сабирҗанов белән очрашып, илкүләм проблемаларның берсе булган наркомания турында сөйләштек.

Иң яшь наркоманга — 20 яшь

— Рөстәм Минәхмәтович, районда бу өлкәдә хәл ничегрәк?

— Бүгенге көндә район үзәк дәваханәсендә наркотик кулланган өчен 43 кеше (икесе — хатын-кыз, калганнары — ир-егетләр) исәптә тора. Шуларның 14е — «наркомания» диагнозы белән, ә 29ы — профилактик исәптә. Узган ел белән чагыштырганда «наркомания» диагнозы куелучыларның саны бераз кимесә дә (2024 елда — 17), тынычланырга иртә, чөнки әлеге тыелган матдәләрне татып карап, профилактик исәпкә алынучыларның саны елдан-ел арта бара. Хокук сагында торучылар наркотик матдә кулланучыларның, сату-алу белән шөгыльләнүчеләрнең эзенә төшү юнәлешендә күп эшли. Әмма шулай да проблема кала бирә. Чөнки интернет киңлекләрендә тыелган матдәләр турында мәгълүматлар бик күп, аннары сатып алу вакытында электрон түләү башкару мөмкинлеге дә йогынты ясамый калмый. 

— Наркомания «картая», диләр. Бу, чыннан да, шулаймы?

— Наркоманнарның күбесе, яше барган саен, төрле чирләргә тизрәк бирешә башлый, шул сәбәпле наркотиклар куллануны ташларга, дәвалану курслары алырга мәҗбүр була. Наркотиктан алкогольле эчемлекләр куллануга күчүчеләр дә юк түгел. Арада үз теләкләре белән бу чоңгылдан чыгып, гаилә корып, яхшы гына яшәүчеләр дә бар.

Дәваханәдә исәпкә куелган наркоманнарның иң яше — 20 яшьлек кыз, ә иң өлкәне — 55 яшьлек ир-ат. 

Наркомания — киләчәксез тормыш

— Наркотик кулланучыларны исәпкә алуның нинди юллары бар?

— Наркотикка ияләнү тиз, аннан котылу гына авыр. Әйтик, 20 яшьлек наркоман кызны алыйк. Ул, мәктәпне тәмамлап, калага китә, уку йортында белем ала башлый. Әмма әти-әни контроленнән читләшкән райондашыбыз начар гадәтле кешеләр мохитенә эләгә, наркотиклар куллана башлый. Якын кешеләре, балаларының мондый хәлгә төшүен күреп, ниндидер чаралар күрергә, кеше белмәсен дип, проблеманы яшереп калырга тырыша. Кызганыч, кыз баланы аларның гамәлләре туктатып кала алмый, ул әкренләп җинаять юлына баса, хокук саклау органнары белән проблемалары башлана. Райондашыбыз исәпкә куелды, наркологиягә дәвалануга җибәрелде. Туры юлга басмаса, 20 яшьлек кызны киләчәктә рәшәткә артына эләкмәс дип тә беркем гарантия бирә алмый. 

Наркотик һәм психотроп матдә кулланучыларны дәваханәгә хокук сагында торучылар алып килгән очраклар да бар. Анализлар алына, кан яисә бәвелдә наркотик матдә ачыкланган очракта, профилактик исәпкә куябыз.

Шулай ук медицина тикшеренүе узудан баш тарткан өчен суд карары белән исәпкә алынучылар да юк түгел. 

— Статистикадан күренгәнчә, бу начар гадәт аркасында ел саен дөньяда 450 меңгә якын кеше үлә. Сезнең практикада наркотиклар кулланудан гомере өзелүчеләр булдымы?

— Әйе, дозаны артык кулланудан якты дөнья белән хушлашучылар булды. Берничә мисал китереп узасым килә. Исәпкә алынган Кукмара районы егете безгә һәрдаим күренеп торды, аны исәптән төшергәч тә очрашып аралаша, сөйләшеп утыра, үзен кулга алуына сөенә идек. Әмма көннәрдән беркөнне райондашыбызның артык дозадан вафат булуын белдек. Ул өендә иптәше белән наркотик матдәләр куллана. Аларның икесен дә аңсыз хәлдә ашыгыч рәвештә дәваханәгә алып киләләр. Мин әйткән егет үлә, дустын табиблар коткара ала. 

Чираттагы наркотик корбаны да безнең күзәтү астында иде. Ул тыелган матдәләр белән «дуслашкан» иптәшләре компаниясендә Казанга бара, алар наркотик матдә сатып алып кулланалар, һәм аның кинәт сулышы туктала, аңын югалта. Иптәшләре киеме кесәсеннән документларын алалар да, ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләрне чакырып, үзләре шул урыннан качалар. 25 яшьләр тирәсендәге райондашыбыз ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасында үлә. 

Закон таләбе һәркемгә бер

— Наркомания белән ничек көрәшергә?

— Замана яшьләре бик кызыксынучан бит алар. Кемдер тыелган матдәләрне бер тапкыр файдаланып карый да ташлый, ә кемдер мавыгып китә, наркотикларның берсе артыннан икенчесен куллана һәм ахыргы чиратта анда ияләнү барлыкка килә, шуннан башка тора алмау дәрәҗәсенә җитә. Егет-кызлар арасында җиңел акчага тартылучылар да күп. «Закладчы», ягъни наркотик матдә салынган төргәкне махсус урынга яшереп кую белән шөгыльләнүнең ахыры һәрвакыт аяныч тәмамлана. Җинаять кылгансың икән, закон каршында җавап та тота бел. Монда синең теге яисә бу уку йортында актив булуың, гел «биш»кә укуың да, яхшы гаиләдә тәрбияләнүең дә мөһим түгел. Ялгыш юлга кереп киткәнче, яшьләр бу хакта онытмасын иде. 

Наркомания белән көрәшнең иң төп ысулларының берсе дип, кисәтү әңгәмәләре алып баруны, профилактикалауны атар идем. Без үзебез дә, мәгариф учреждениеләренә барып, укучылар, студентлар белән очрашабыз, мисаллар ярдәмендә «ак үлем» турында сөйлибез, ата-аналар җыелышында катнашабыз. Әмма яшьләр дә акыл белән эш итсеннәр, ялгыш адым ясаган өчен бик кыйммәт түләргә туры килүен аңласыннар иде. Шулай ук әти-әниләрдән дә балаларына карата игътибарлырак булуларын сорыйм. 

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев