Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара прокуратурасы сугыш хәрәкәтләре ветеранының торак хокукларын торгызу буенча эш алып бара

Исәпкә алу документларын югалу сәбәпле, ир торак шартларын яхшырту өчен бирелә торган субсидиядән мәхрүм калган.

Кукмара районы прокуратурасы суд аша сугыш хәрәкәтләре ветеранының торак хокукларын торгызу буенча эш алып бара. Бу хакта район ведомствосы хәбәр итә. 

«2004 елда гражданин, хәрби хәрәкәтләр ветераны буларак, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип таныла һәм җыелма исемлеккә кертелә. Соңрак исәп документлары  югалган һәм аны торгызып булмый. Нәтиҗәдә, ир торак шартларын яхшырту өчен бирелә торган субсидиядән мәхрүм калган», - диделәр район прокуратурасында.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура гражданны торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип тану фактын билгеләү һәм аны 2004 елның 14 октябрь датасы белән торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларның җыелма исемлегенә кертү турындагы гариза белән судка мөрәҗәгать итте.

Прокурор гаризасы каралу стадиясендә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев