Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара прокуратурасы сирәк хайваннарны ауларга өйрәтә торган сайтларны ябуны таләп итә

Кызыл Китапка кертелгән хайваннарны аулау ысуллары турында мәгълүмат ике сайтта урнаштырылган иде.

Кукмара районы прокуратурасы сирәк хайваннарны ауларга өйрәтүче сайтларны ябуны таләп итә. Бу хакта Кукмара районы прокуратурасыннан хәбәр иттеләр.

Интернет челтәрен күзәтү барышында район прокуратурасы Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән аеруча кыйммәтле кыргый хайваннарны аулау ысуллары турында мәгълүмат урнаштырылган 2 сайтны ачыклаган.

Әлеге электрон ресурсларга керү чикләнмәгән кулланучылар өчен ирекле булган. Аеруча кыйммәтле кыргый хайваннарны аулау закон буенча тыела.

Күзәтчелек ведомствосы интернет-ресурсларда урнаштырылган әлеге мәгълүматны Россия территориясендә тарату тыелган булуын тану турында судка гариза җибәрде.

Гариза карау стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk