Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара прокуратурасы электр кармаклары сатучы сайтны ачыклады

Электр кармакларыннан файдалану һәм аларның әйләнеше Россия Федерациясе законнары белән тыелган

Прокуратура интернет мохите мониторингын үткәргәндә, балыкларны законсыз тоту өчен электр кармаклары тәкъдим итү турындагы мәгълүмат урнаштырылган сайтны ачыклады.

Мәгълүмат хокукка каршы характерда, чөнки электр кармакларыннан файдалану һәм аларның әйләнеше Россия Федерациясе законнары белән тыелган. Әлеге интернет-сайтта урнаштырылган мәгълүмат электр кармакларын сатып алырга мөмкин дигән ялгыш фикер тудыра, чөнки хокукка каршы гамәл булуын искәртүләр бирелмәгән. Димәк, күпмедер төркем кешеләрне хокук бозуга этәрә.

Шулай итеп, интернет челтәре аша мондый мәгълүмат тараткан өчен җинаять һәм административ җаваплылыклары каралган.
Бу уңайдан район прокуратурасы әлеге интернет-ресурска керүне туктату турындагы гариза белән судка мөрәҗәгать итте. Прокурор гаризасы карау стадиясендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk