Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара өченче урта мәктәбендә махсус хәрби операция вакытында гомере өзелгән Илнур Нәҗиповка мемориаль такта ачылды

Россия Президенты Указы нигезендә үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Кукмара өченче урта мәктәбендә әлеге белем йортының чыгарылыш укучысы, махсус хәрби операция вакытында гомере өзелгән рядовой Илнур Нәҗиповка мемориаль такта ачылды. 

Кукмара өченче урта мәктәбендә махсус хәрби операция вакытында гомере өзелгән Илнур Нәҗиповка мемориаль такта ачылды

Анда: «1995-2005 елларда Нәҗипов Илнур Салават улы белем алды. Ул 2023 елның 24 маенда махсус хәрби операциядә геройларча һәлак булды. Россия Президенты Указы нигезендә үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде», — дип язылган. 

Кукмара өченче урта мәктәбендә махсус хәрби операция вакытында гомере өзелгән Илнур Нәҗиповка мемориаль такта ачылды

Илнур Салават улы мәктәпне тәмамлагач, Янилдәге һөнәри училищеда белем ала.

Быелның 6 апрелендә үз теләге белән хәрби килешү төзи, ә инде 18 апрельдә махсус хәрби операция зонасына эләгә. Райондашыбыз килешүне машина йөртүче булып төзесә дә, йөрәге кушу буенча штурм отрядына күчә. Луганск Халык Республикасындагы торак пунктларның берсен штурмлаган вакытта 24 май көнне батырларча һәлак була. Герой шәһәрнең яңа мөселман зиратындагы «Дан аллея»сенә җирләнде. 

Мемориаль тактаны ачу тантанасында район җитәкчелеге, Илнурның әнисе, хатыны, олы улы, туганнары, якыннары, дуслары, укытучылар һәм укучылар катнашты. 

«Илнур — барыбыз өчен дә батырлык һәм ныклык үрнәге. Ул куркусыз, һәрчак ярдәмгә килергә әзер, беркемнең дә кайгысын читләп узмый торган егет булып, безнең күңелләргә кереп калачак. Якташ Геройларның батырлыгы — мәңгелек!» — диелде мәктәптә узган тантанада.

Фото: мәктәп архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #БезненГеройлар