Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара өченче мәктәбендә профильле психологик-педагогик сыйныф ачылды

Балалар психология, практик педагогика, педагогик этика нигезләрен үзләштерәчәк.

Яңа уку елы башыннан шәһәрнең өч мәктәбендә профильле психологик-педагогик сыйныфлар ачылды. Аларның бурычы – мәктәп эскәмиясеннән үк булачак укытучыларны әзерләү.


- Безнең максат - укучыларга бу тормышта үзләрен табарга, булачак һөнәрләрен ачыкларга булышу. Моның өчен төрле проектлар тормышка ашырыла, психологик-педагогик сыйныфлар ачыла. Мәгариф министрлыгы әлеге проектны тормышка ашыруны актуаль дип саный. Укыту барышында укучылар педагогик һәм психологик юнәлештә белемнәр алачак. Шулай ук аларга үзләрен лагерьларда әйдаман, волонтер һәм укытучы буларак та сынап карау мөмкинлеге бирелә. Бүгенге көндә мондый класслар ил буенча булдырыла, Кукмарада исә өч мәктәптә ачылды, - ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Миләүшә Бакланова.
Кукмара өченче урта мәктәбе директоры Диләрә Ганиева сүзләренә караганда, әлеге юнәлеш белән кызыксынучылар шактый икән.
- Ике 10 сыйныфта социаль-икътисадый, химик-биологик, мәгълүмати-технологик уку юнәлешләре эшли. Бу уку елында мәктәбебездә профильле психологик-педагогик сыйныфлар да ачылды. Эш системалы рәвештә һәм җитди итеп алып барылачак, - ди Диләрә Хәким кызы. - Балалар психология, практик педагогика, педагогик этика нигезләрен үзләштерәчәк.Бик күп чаралар: олимпиада, конкурс, стажерлык, педагогик югары уку йортларына, республика көллиятләренә бару каралган. Дәресләрне әлеге учреждениеләрнең педагоглары үзләре дә үткәрәчәк. 45 җиденче сыйныф укучысы өчен алты сәгатьлек өстәмә белем бирү курслары оештырылды. Алар белән мәктәпнең тәҗрибәле һәм югары квалификацияле мөгаллимнәре шөгыльләнә. Коллектив куелган бурычларны үтәр дип уйлыйм.
Өлкән сыйныф укучылары үзләре дә яңалыкларга уңай карый. Аларның фикеренчә, алынган белемнәр тормышта һичшиксез кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев