Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара музыка мәктәбе укучысы «Иртәгәдән йолдызлар» конкурсы лауреаты булды

Анда балалар музыка мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләргә Россия Федерациясенең иң яхшы камера оркестрларының берсе – La Primavera Казан камера оркестры белән бер сәхнәдә чыгыш ясау мөмкинлеге бирелде.

Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында яшь музыкантлар өчен «Иртәгәдән йолдызлар» республика иҗат программасы финалистларының Гала-концерты узды.

Анда балалар музыка мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләргә Россия Федерациясенең иң яхшы камера оркестрларының берсе – La Primavera Казан камера оркестры белән бер сәхнәдә чыгыш ясау мөмкинлеге бирелде. Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры - Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, «Иртәгәдән йолдызлар» проекты авторы, маэстро Рөстәм Абязов.

Әлеге чарада Кукмара музыка мәктәбе укучылары Милана Раимова, Нәргизә Йөзмөхәммәтова (укытучылары - Динора Мамкина), Тимур Хафизов (укытучысы – Марат Хәсәнов), Карина Нәбиуллина (укытучысы - Земфира Йөзмиева) катнашты. Халык уен кораллары бүлеге укучысы Инсаф Гарипов (укытучысы – Гөлнара Гарипова) конкурсның лауреаты булды. Инсаф – «Forte», «Арча ягы - данлы Тукай ягы», «Кече шәһәрләр» һәм башка Халыкара, Бөтенроссия һәм республика конкурслары лауреаты. Ул баянда уйнарга ярата һәм профессиональ музыкант булырга хыяллана. Инсаф композитор Паоло Пиццигониның «Свет и тени» вальс-мюзетын башкарды. Музыка җылы, матур яңгырады һәм тыңлаучыларны таң калдырды. Инсафка киләчәктә дә иҗади уңышлар юлдаш булсын.

Светлана СЕМЕНОВА
     

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев