Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара музее директоры Чыңгыз Айтматовның шәҗәрәсен төзегән

Ләбүдә Дәүләтшина язучының нәселе атаклы татар сәүдәгәрләренә барып тоташа икәнлеген ачыклаган.

Чыңгыз Айтматовның 90 еллыгына багышланган Халыкара фәнни-гамәли конференциядә Кукмара муниципаль районы төбәкне өйрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина язучының шәҗәрәсен тәкъдим итте. Язучының нәселе атаклы татар сәүдәгәрләренә барып тоташа.

Ләбүдә Дәүләтшина сүзләренчә, шәҗәрәне тәртипкә салу 1997 башланган. Ул вакытта шәҗәрәдә атаклы татар сәүдәгәрләре нәселе - Ишмән нәселенең 432 кешесе исеме күрсәтелгән була. Шәҗәрәне гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә тагын бик күп исемнәр ачыклана.

“21 ел элек шәҗәрәне кулыма алганда, Чыңгыз Айтматов та шушы нәселнеке булып чыгуы турында уйламаган да идем”, - диде музей директоры.

Ләбүдә Дәүләтшина ясаган нәсел агачын Чыңгыз Айтматов 2006 елда Муса Җәлилнең 100 еллыгына килгәч күргән. Язучы, музей директорының хезмәтен бәяләп: “Бу җирдә иң якын туганыбыз – сез, кан буенча булмаса да”, - дигән.

Әдәбият галиме Дания Заһидуллина Ләбүдә Дәүләтшина турында: “Ул безгә дә, язучының үзенә дә Чыңгыз Айтматовның нәсел җепләре атаклы татар сәүдәгәрләренә барып тоташу тарихын кайтарды”, - диде.

“Татар-информ”, Наилә Исхакова

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/12/176925/

“Татар-информ”, Наилә Исхакова

фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X