Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара мәктәбендә калфак та тегәләр, кыстыбый да пешерәләр

"Татар телен, милләтен, гореф-гадәтләрен саклап калу өчен зур адым ясадык", дип уйлыйлар укучылар

4нче урта мәктәптә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина җитәкчелегендә түгәрәк оештырылды. Без – укучылар да бик теләп кушылдык. Татар телен, милләтен, гореф-гадәтләрен саклап калу өчен зур адым ясадык дип уйлыйбыз. Түгәрәк эшчәнлеге киемнәр, милли ризыклар, йолалар белән танышу, өйрәнүдән тора. Без калфак тегү, чигү ысулларына төшендек. Һәр кызның калфагы зәвыклы, үзенчәлекле килеп чыкты.

Остазларыбыз Нурия Закирова һәм Зөмәрә Җиһаншина – безгә бар яктан үрнәк. Аларның милли киемнәренә, үз-үзләрен тотышларына, саф татарча сөйләшүләренә сокланабыз.

Күптән түгел без милли ризыклар әзерләп халыкка хезмәт күрсәтүче “Чәй йорты”на җыелдык. Хуҗабикә Розалия Хәйруллина үзенең тормыш юлы белән таныштырды һәм кыстыбый пешерү серләрен ачты, эшнең эзлеклелеген аңлатты. Мастер-класс ахырында үзебез пешергән кыстыбый белән тәмләп чәй эчтек һәм алга таба планнар кордык.

Гөлфия МӨБАРӘКШИНА, 4нче урта мәктәпнең 10 сыйныф укучысы

фото: архив/ "Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk