Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара мәдрәсәсендә “Башваткыч” уены булды

Әлеге уен хатын-кызлар арасында үткәрелде

Шәкертләрнең белемен  арттыру һәм шул ук вакытта күңелле итеп ял итү  максатыннан, Кукмара мәдрәсәсендә төрле мәдәни чаралар оештырыла. Күптән түгел ир-егетләр катнашында “Мөслимнәр бәйгесе” дип аталган ярыш уздырылса,  бу юлы хатын-кызлар төркемнәре арасында “Башваткыч” дигән күңелле бәйге үтте. Анда катнашучылар ислам дине белән бәйле төрле төшенчәләрне белдерүче сүзләрне куелган сорау буенча әйтеп бирергә тиеш иде. Бәйгедә катнашкан өч төркемнең һәммәсе дә җаваплар бирүдә бик актив булды. Әмма жюринең ахыргы нәтиҗәсе  буенча җиңүчеләр дип түбәндәге укучылар билгеләнде: 1нче урын – Роза Әскәрова һәм Мәдинә Хәлүетдинова; 2нче урын –  Тәнзилә Абдуллина һәм Фирдәния Гафарова; 3нче урын – Зөбәйдә Идиятуллина һәм Рәсүлә Йөзекәева. Аларга һәм аеруча актив җавап бирүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев