Кукмара мәктәпләре арасында «Коррупциясез тормыштан ләззәт ал” дип аталган КВН оештырылды
КВНның максаты - коррупциягә каршы тору, тәрбия йөзеннән күбрәк балаларны, яшьләрне җәлеп итү өчен үткәрелде.
Район Мәдәният йортында мәгариф учреждениеләре арасында “Коррупциясез тормыштан ләззәт ал” дип аталган КВН үтте. Анда Кукмара гимназиясе, күппрофильле лицей, 3нче һәм 4нче номерлы урта мәктәп командалары катнашты.
- КВН өч өлештән: сәламләү, сорауларга җавап бирү һәм өй эшеннән торды. Укучылар һәм укытучылардан торган командалар елдан-ел яхшырак, әлеге мәсьәләне аңлап, җитдиерәк кабул итеп әзерләнәләр, - ди коррупциягә каршы тору буенча район башлыгының ярдәмчесе Рашат Гарифуллин. - Безнең төп максат –профилактика. Зал тулы җанатарлар иде. КВН – уен өчен түгел, ә бу мәсьәләгә каршы тору, тәрбия йөзеннән күбрәк балаларны, яшьләрне җәлеп итү өчен үткәрелде.
Беренче урынны күппрофильле лицейның “Чистые руки” командасы яулады. Икенче урында, берничә баллга гына калышып, гимназиянең “Параллельная реалность” командасы калды. Өченче урынны 4нче урта мәктәпнең “Микс” командасы алды. Дүртенче урында - 3нче урта мәктәптән “Совесть в запасе” командасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев