Кукмара мәктәбе укучысы «Хәтер юллары буйлап» ГТО республика конкурсында җиңү яулады
Бәйге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана һәм «Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган «Россия көче» спорт марафоны кысаларында үткәрелә.
ТР Дәүләт Советында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы проектларының «Хәтер юллары буйлап» дип аталган республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Бәйге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана һәм «Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган «Россия көче» спорт марафоны кысаларында үткәрелә.
Конкурста катнашучыларны һәм лауреатларны Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, «Россия көче» марафонының төбәк координаторы Ольга Павлова һәм Татарстанда «ГТО» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Эдуард Иванов сәламләде.
Иң яхшылар арасында Кукмара 4нче урта мәктәбе укучысы Мәликә Гыймадетдинова да бар иде. Укучының физик тәрбия фәне укытучысы Руфия Газизова җитәкчелегендә әзерләгән хезмәте жюри тарафыннан югары бәягә ия була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев