Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара китапханәчеләре кызыкы сюжетлы китапларны укырга киңәш итәләр

Кызыклы сюжетлар, күңелегездә урын алырлык геройлар, аларның язмышын йөрәк аша уздырып, җаныгызны рухи баетасыгыз килсә, китаплар укырга киңәш итәбез

Гөлсинә Галимуллина исеме китап укучыларга яхшы таныш. Аның бай эчтәлекле китапларын кем генә яратып укымый икән? Ул китап сөючеләр күңеленә "Мәхәббәт аланы", "Ефәк кулъяулык", "Ак бураннар аша", "Томанлы төн", "Карлы миләш тәме", "Күгәрчен оя корганда", "Җиләкле тау сере" дигән әсәрләре белән үтеп керде. Китапларындагы геройлар тормышның үзеннән алынган, алар-гомер юлында олы мәхәббәтләренә тугры калып, язмыш әзерләгән авырлыкларны зур сабырлык һәм тирән акыл белән кичерә белүче затлар. Шушы образлар аша безгә - китап укучыларына, олы тормыш сабаклары бирә.

Шушы көннәрдә аның тагын бер китабы дөнья күрде. "Тау җылысы" дигән әсәре укучыларда бик зур кызыксыну уятты. Язмышын чит ил кешесе белән бәйләгән татар хатын-кызы турында. Гади авыл кызы Җиһания, Европа егете Аленның мәхәббәтенә ышанып, аның ата-анасы йорты бусагасыннан килен булып атлап керә. Монда аны нинди язмыш көтүе мавыктыргыч сюжетка үрелеп язылган.

Кызыклы сюжетлар, күңелегездә урын алырлык геройлар, аларның язмышын йөрәк аша уздырып, җаныгызны рухи баетасыгыз килсә, әлеге китапны укырга сезгә дә киңәш итәбез.

 Китап эшкәртү бүлеге хезмәткәре Багабиева Лилия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk