Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара хатын-кызлар колагына: үзегез белмәгән, чит-ятлар сүзенә ышанмагыз

Алар башлыча үзләрен хәрби кеше дип белдерәләр. Ә менә ул хәрбинең алдау юлы белән акча үзләштерүче икәнен ничек белергә?

Район эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе начальнигы Индира БАКИРОВА

- Танышу сайтларында утыручы аферистлар турында әйтеп узасым килә. Алар башлыча үзләрен хәрби кеше дип белдерәләр. Ә менә ул хәрбинең алдау юлы белән акча үзләштерүче икәнен ничек белергә? Гадәттә, алар барысы да бертөрле сценарий буенча эшли, күбесе Сүриядә яисә Әфганстанда хәрби хезмәт уза. Романның герое хәрби операцияләрдә катнашырга, яисә табиб булырга, тол калган, яисә аерылган, берүзе бала тәрбияләргә мөмкин, тиздән аның контракт вакыты төгәлләнә, һәм ул озын ялга кайтырга планлаштыра. Махсус хәрби форма киеп төшкән фоторәсемен куя, романтик стильдә аралашу башлана. Әмма билгеле бер вакыттан соң аның финанс кыенлыклары булу ачыклана, акча ялварулар тотына. Беркайчан да үз күзегез белән күрмәгән, таныш булмаган чит-ят кешенең сүзенә ышанып, акчалар күчермәскә, үзең турындагы мәгълүматларыңны әйтмәскә кирәк. Акча бирмәвегезне катгый белдерсәгез, хатларга җавап язмый башласагыз, алар көннәрдән беркөнне туктыйлар. “Самолетка билет броньлап куй әле, юлда һәлакәткә очрадым, акчам юк”, - дигән уйдырмаларны да колак аша уздырыгыз. Фоторәсемнәрне, яңа танышлардан килгән СМС-хәбәрләрне дә тикшереп карарга өйрәнегез. Интернет челтәрендә мондый тексттагы хат инде бар икән, димәк, сезнең виртуаль танышыгыз – мошенник. Зинһар өчен, игътибарлы һәм сак булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев