Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара халкы җиләк җыярга яратамы?

Социаль челтәрләр бу көннәрдә авыз суларын китерердәй берсеннән-берсе “тәмле” җиләкле фотолар белән чуарланды. Яңалыклар битен ачасың да, үзең дә сизмәстән, күңелең белән болын-кырлар эченә чумасың. Баш очыңда чебен-черкиләр безелдәшә, җәйге җылы җил бит-кулларыңны иркәли, печән арасыннан “мине өз”, “мине өз” дигәндәй эре, кып-кызыл, сусыл җимешләр күзне камаштыра. Әйе, җәй көне өеңдәге кырык эшеңне кырык якка ташлап, табигать кочагында җиләк җыюдан да рәхәте юк шул!  Ә сез җиләк сезонын башладыгызмы әле? Сораштыруыбыз шул хакта

Социаль челтәрләр бу көннәрдә авыз суларын китерердәй берсеннән-берсе “тәмле” җиләкле фотолар белән чуарланды. Яңалыклар битен ачасың да, үзең дә сизмәстән, күңелең белән болын-кырлар эченә чумасың. Баш очыңда чебен-черкиләр безелдәшә, җәйге җылы җил бит-кулларыңны иркәли, печән арасыннан “мине өз”, “мине өз” дигәндәй эре, кып-кызыл, сусыл җимешләр күзне камаштыра. Әйе, җәй көне өеңдәге кырык эшеңне кырык якка ташлап, табигать кочагында җиләк җыюдан да рәхәте юк шул! 
Ә сез җиләк сезонын башладыгызмы әле? Сораштыруыбыз шул хакта.
Әнисә ИСМӘГЫЙЛЕВА, Ташлы Елга:
- Минем киленем Гөлсинә – бик оста җиләкче. Ел саен күпләп җиләк җыеп сата, сезонга 90шар мең сум акча эшли иде ул. Хәзер алар Яр Чаллыда яшиләр. Шулай да яраткан шөгылен ташламый. Җиләк сезонына дип, быел да бер атна ял алып кайтты. Әмма җиләк кенә аз, каен җиләге юк дәрәҗәсендә, ди. Иртәнге сәгать биш, алтынчы яртыларда машинасы белән үзе белгән урыннарга җиләккә китә дә берничә сәгать эчендә чиләкләрен тутыра. Кичен исә караңгы төшкәнче җыя. Күбесенчә Нократ Аланы базарына алып бара, кукмаралылар да яратып алалар. Җиләкләре эре, чиста булгач, сатып алучы шул арада табыла. Иртәнге сәгать дүрттә, чык белән бергә җыелган җиләкләрне аеруча үз итәләр. Быел биш литрлы чиләктәге җиләген 500 сумга сатты. Чистартылганнары исә кыйммәтрәк йөри, өч литры - 500-600 сум. Заказ бирүчеләргә дә бик теләп җыйды. Мин күбрәк оныклар белән өйдә торам, киленем җыйган җиләкләрне чистартам, кайнатма, компотлар әзерлим, туңдыргычка катырырга да куябыз. 

Ольга ПЕТУХОВА, Танькино:
- Моннан ун-унбиш ел элек авылыбызның тау битләре, елга буйларында җир җиләге шулкадәр күп булып, җиләк сезоны үзе бер бәйрәмгә әверелә иде. Өйдә кем бар – барысы да җиләктә. Кемдер чиләккә, кемдер бидон, банкага җыя, мөлдерәп тулган кәстрүл тутырып таудан төшеп килүчеләр дә очрый. Бу кадәр нигъмәтне күреп шакката идек. Тик

  •  

    менә вакыт узган саен нишләптер кимеде, вакланды безнең якларда җиләк. Быел да бик аз, берән-сәрән генә. Малларга печән әзерләп, анысын җыярга да вакыт җиткерә алмыйбыз. Интернетка куелган, чиләкләре җиләк белән мөлдерәп тулган фотоларны күрәм дә кызыгып куям. Кышка җиләксез калмасак ярый инде. Чәй эчәргә кайнатмасы бик тәмле бит. 

    Ризидә ШАКИРОВА, Каенсар:
    - Бакчабызда кара бөрлегән (ежевика), виктория, ак, кызыл, кара карлыганнар, крыжовник, алма, чия, груша үсә. Иптәшем Рафис көз көне шәфталау (абрикос) утырткан иде, ул да тернәкләнеп килә. Оныклар чәйне үз итмәгәнлектән, җимешләрдән күп итеп компот кайнатабыз. Кайнатма ясаганым юк, я шикәр комы кушып болгатабыз, я җиләкләрнең үзләрен генә аерым-аерым савытларга салып туңдыргычка куябыз. Аллага шөкер, икенче җиләк-җимеш сезоны башланганчы гаиләбез белән витамин ашыйбыз. Шушы көннәрдә генә каен җиләге җыеп кайттык. Тик менә уңышы гына мактанырлык түгел. Биш литрлы чиләк шактый озак йөри торгач кына тулды. Каен җиләген бер стакан ашасаң, организм күптөрле витаминнар белән туклана, диләр бит. Аннары бөерләр эшчәнлегенә дә файдасы зур, дип ишеткәнем бар. Ә менә җир җиләгенә әле бармадык. Печән араларында соңрак пешә ул, өлгереп җиткәч анысын да җыярбыз. 

    Венера ИДРИСОВА, Үрәсбаш:
    - Җиләк дигәч, яшь вакыт, иң беренче тапкыр җиләк җыярга Әсән-Елга авылы янындагы тауга баруым искә төште. Кып-кызыл булып пешкән, кулга тоткач мәлҗерәп, изелергә торучы җиләкләрне чиләгемә рәхәтләнеп тутырдым да зур канәгатьләнү белән кайтырга чыктым. Әмма сөенечемне үзәннән басу юлына таба чыгып килүче җиләкче ханымнарның: “Мондый җиләк буламени, вак бит бу, ничек чистартырга җыенасың?” – дигән сүзләре челпәрәмә китерде. Билгеле инде, “ботка”га әйләнгән иде җимешләрем. Тора-бара осталык чарланды. Хәзер печән арасыннан, елга буеннан эреләрен генә чүпләп җыярга тырышам. Чеменнән аралау да тиз, кайнатмасы да тәмле була. Җиләк сезонын әле яңарак кына башладык. Виктория быел кышны бик начар чыгып, җимешләре белән куандырмады, каен җиләге дә берән-сәрән, авыз итәрлек кенә. Бар өмет җир җиләгендә. Биш чиләк җыеп кайнатма ясадык инде.

    Алсу СӘЛӘХЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X