Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара янгын сүндерү-коткару частенда янгын кисәтү җайланмаларының ничек кеше гомерен саклавы турында сөйләделәр

Янгын — үзенең юлында бернәрсәне дә жәлләмичә, кара күмергә әверелдерә торган куркыныч афәт.

117нче янгын сүндерү-коткару частеннан алынган мәгълүматларга караганда, статистика буенча, hәр ел саен республикада 2500 янгын чыгу очрагы теркәлә, аларда 120 кеше һәлак була hәм 200ләп кеше төрле тән җәрәхәтләре ала. Шулардан 100 кеше, ягъни 70 проценты төнге янгыннар вакытында бәлагә тарый.

«Узган ел безнең районда 35 янгын чыгу очрагы теркәлде, шунда 1 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды, 6 кеше коткарылды, бәхеткә, янгында һәлак булучылар юк. Ә 2023 елда 41 янгын чыгу очрагы теркәлеп, анда 3 кешенең гомере аяныч тәмамланды, 2 кеше җәрәхәтләнде. Районда янгын чыгуның төп сәбәпләре булып, электр җиһазларының төзек булмавы, мич башларының дөрес эшләнмәве, ут белән саксыз эш итү тора», — дип сөйләде 117нче янгын сүндерү-коткару часте начальнигының урынбасары Газинур Хаев.

Әлеге куркыныч бәла-казадан саклану чараларын алдан кайгыртырга киңәш итә янгын сүндерүчеләр. Ә янгыннарны булдырмауның иң нәтиҗәле чараларының берсе — йорт, фатир, биналарга янгын чыгуны кисәтүче автоном җайланма (извещатель) кую. Ул аз гына төтен чыгуны да сизә һәм, тавыш биреп, кешеләрне куркыныч турында кисәтә. 

Бу приборлар республикада киң таралган. Программа буенча куелган кисәтү җайланмалары ярдәмендә республикада 285 кешенең тормышы коткарылган, шул исәптән 86сы — балалар.

«Һәр янгын төтеннән башлана. Янып китү, ут кабуның башлангыч чорында төтен өскә күтәрелә һәм түшәм янында җыела, ә аннан соң аска төшә. Кисәтү җайланмалары хәтта каты йоклаган кешене дә уятырга сәләтле, моның өчен бүлмәгә бер җайланма кую җитә. Кечкенә баласы булган гаиләләр аның тавышын бераз киметә дә ала. Районда республика программасы буенча 1478 йортка 4593 прибор куелды. Инде бу кисәтү җайланмалары, уңай нәтиҗәләрен биреп, кеше гомерләрен саклап калуда ярдәм итә алды. Мәсәлән, янгын кисәтү приборы ярдәмендә 2019 елның апрель аенда Мәмәшир авылында — 6 бала, 2022 елның җәендә Кенәбашта 4 бала коткарылды. Шуңа күрә ут-күздән саклау өчен, бу җайланмалар һәр йортта булырга тиеш. Аны табу авыр түгел, ул район кибетләрендә сатыла, урнаштыруның бер авырлыгы да юк. „Крона“ батареясы белән эшли, 10 елга якын хезмәт итәргә сәләтле. Янгын кисәтү җайланмасының бәясе кесәгә суга торган түгел. Бу — янгын китергән зыян, югалтулар белән чагыштырганда бик кечкенә сумма. Аны урнаштырып, милекне генә түгел, якын кешеләрегезнең гомерен дә саклап калачаксыз», — диде Газинур Хаев.

Шулай ук ул янгын вакытында сүндерү өчен су чыганакларының әһәмиятен, аларны җитәрлек кирәк булуы турында да билгеләп үтте.

«Соңгы сигез елда районыбыз авылларында барлыгы 466 янгын сүндерү гидранты куелды. Мәсәлән, 2015 елда 191 гидрант булса, 2024 ел азагына сан 626га җитте. Алар инде үз нәтиҗәсен бирде: кайбер җирлекләрдә күп йортлар һәм каралты-куралар уттан сакланып калды. Тагын бер мәсьәләгә тукталырга телим, бу, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда, янгын сүндерүчеләрне кәрәзле телефон аша дөрес итеп чакыру тәртибе. Күп кеше каушап кала һәм нинди номер җыясын белми. Шуңа күрә авылларда янгын сүндерү хезмәтенең телефон номеры билгеле урыннарда күренеп торырга тиеш. Әгәр сез кайда гына булсагыз да, кәрәзле телефоннан 101 номерын җыйсагыз, шул районның 01 хезмәте диспетчеры алачак. Янгыннарны кисәтү, бәла-казага дучар булучыларга тиешле ярдәм күрсәтү — безнең төп бурыч. Бердәм булып, барыбыз бергә тырышканда гына без хәвеф-хәтәрләрне булдырмый кала алабыз. Булган очракта да тиз арада җиңәрбез», — диде ул.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев