Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара гимназиясендә гадәти булмаган дуслык дәресе үткәрелде

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре Кукмараның мәктәп укучылары каршында “Дуслык һәм килешү дәресе” мәдәни-белем бирү проекты белән чыгыш ясадылар

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре беренче гимназиядә “Дуслык һәм килешү дәресе” үткәрде. Биредә шәһәрнең 7 сыйныф укучылары төрле милләтләр арасындагы дуслыкның мөһимлеге турында белделәр. Дәрес программасы өч фильм – “Минем илем - минем мөһитем”, “Камил-куркак”, “Карбыз” караудан башланды. Аннан алып баручы интерактив сораулар бирде. 

Укучылар милләтара мөнәсәбәткә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, үзара фикер алыштылар. Дәрес ахырында Татарстан халыклар дуслыгы йорты тарафыннан әзерләнгән концерт күрсәтелде.

“Сантош” коллективы һинд халкының “Көньяк биюен” башкарды, Үзбәкстан егете Зариф Зарифов “Андижан полькасы” биюен күрсәтте, Кытай татары Базарбай Бикчәнтәев – “Кара җөрга” казах җырын, Конго республикасында туып-үскән Оливер Мукенди “Утыр әле яннарыма” исемле татар җырын башкарды. Концерттан соң актив балаларга бүләкләр тапшырылды.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk