Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара эшмәкәрләрен грантлар алу тәртибе, дәүләт программаларының үтәлеше һәм субсидияләр белән бәйле сораулар борчый

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев Кукмарада эшмәкәрләрне күчмә кабул итү үткәрде.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев Кукмарада эшмәкәрләрне күчмә кабул итү үткәрде. Район Мәдәният йортында узган чарада Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор ярдәмчесе Вадим Леонтьев, район башлыгы Сергей Димитриев һәм башкалар катнашты. Районыбыз эшмәкәрләре аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде.

Сораулар башлыча крестьян-фермер, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны алып бару, эшмәкәрлекне үстерүгә кагылышлы иде. Халыкны грантлар алу тәртибе, дәүләт программаларының үтәлеше һәм субсидияләр белән бәйле мәсьәләләр борчый. Үзмәшгуль булып теркәлеп, продукция сатканда сертификат алу тәртибе, интернет челтәрендә өзеклекләр булу да игътибардан читтә калмады.

«Бүгенге кабул итүдә шикаятьләр түгел, ә күбрәк тәкъдимнәр яңгырады. Без аларны игътибарга алдык, сорауларга җаваплар табарга тырыштык. Бүген җавапсыз калган сораулар алга таба да эшкәртелеп, өйрәнеләчәк. Эшмәкәрләрдән ел дәвамында шикаять, тәкъдимнәр килеп тора, үткән ел пандемия башланганнан соң, аларның саны тагын да артты, көнгә 650шәр мөрәҗәгать кабул иттек. Бу бик күп. Аларның һәрберсен өйрәнергә, җавап бирергә кирәк. Ә икенче яктан караганда, бу - эшмәкәрләр безгә ышаналар дигән сүз», - диде Фәрит Габделганиев.

Очрашуның икенче өлешендә «Эшкуарларның киләчәге буларак интернет-сәүдә» дигән уникаль төбәкара укыту-гамәли семинар оештырылды. Анда Арча, Әтнә, Балтач, Мамадыш, Кукмара, Саба һәм Теләче районнарыннан килгән эшмәкәрләр катнашты. Семинарның максаты - эшмәкәрләргә интернет аша эшләү яки үз продукциясен сату мөмкинлекләрен күрсәтү.

Фото: Ризилә Корбанова/  «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X