Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара егете мошенникларга 200 мең сум акча күчергән

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү эшләре бара.

Кукмара егете 200 мең сум кредит рәсмиләштергән һәм аны кырыгалдарларга күчергән. Бу турыда Кукмара районы эчке эшләр бүлегендә хәбәр иттеләр.

Кукмара районы эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев сүзләренә караганда, 16 февральдә Кукмара егетенең кәрәзле телефонына таныш түгел номердан шалтыраталар. Элемтәнең икенче очындагы хатын-кыз үзен «Саклык Банкы»ның иминлек хезмәткәре дип таныштыра, мошенниклар сезнең исемгә 650 мең сум кредит рәсмиләштерергә җыеналар, әмма моны булдырмый калу өчен үзегезгә 200 мең сум кредит алырга кирәк, ди. Райондашыбыз Банкның 900 номерына шалтыратып сораячагын әйтә. Әмма «иминлек хезмәткәре» аңа: «Үзебез ул номер белән тоташтырабыз», - ди һәм телефонны башка кешегә бирә.

Тиз-тиз сөйләшәләр, кайда тамгалар куярга кирәклеген аңлаталар. Нәтиҗәдә, телефон аша 60 айга 16 процентлы ставка белән 200 мең сум кредит рәсмиләштерелә. Алга таба аңа акча күчү турында СМС-хәбәрләр килә. Райондашыбызга әйткән адрес буенча акчаларны банкоматтан барып алырга һәм «Связной» элемтә үзәгендә «киви кошелек»ка күчерергә кушалар. Ул шулай эшли. «Саклык Банкы»на барып тикшерткәч кенә үзенең ялган юл белән акча үзләштерүчеләр кулына эләккәнен аңлый. Әмма инде соң була.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды, тикшерү эшләре бара

 

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk