Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара егете Фаяз Хөсәенов Г.Камал театры сәхнәсендә куелачак спектакльдә төп рольне башкарачак

“Татар – информ” мәгълүмат агентлыгында С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары һәм җитәкчелеге катнашында матбугат конференциясе узды.

Минзәлә театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премиясе лауреаты, Сабир Өметбаев исемендәге премиясе лауреаты Роберт Шәймәрданов, театрның баш рәссамы Россия Федерациясенең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов, икесе дә Кукмара районыннан булган, артистка, “Тантана” театраль премиясе дипломанты Зилия Закирова, артист Рөстәм Зиннуровлар катнашындагы матбугат конференциясендә сүз театрның Казандагы гастрольләре, “Тантана” театраль премиясенең “Ел вакыйгасы” номинациясендә Х.Җәвиднең “Иблис” трагедиясе белән җиңеп чыгулары турында, репертуар, төп рольләрне башкарган артистларның ничек эшләве хакында барды.

9 апрельдә К.Тинчурин исемендәге театр бинасында Минзәлә театры – Х.Җәвиднең “Иблис” (“Дьявол”) трагедиясен, 10 апрельдә А.Островскийның “Яшенле яңгыр” (“Гроза”) драмасын күрсәтте. Иблис ролендә – Рөстәм Зиннуров, Катерина ролендә – Зилия Закирова, “Тантана” театраль премиясе дипломанты.

16 апрельдә Г.Камал театры сәхнәсендә Әтнә театры Сәет Шәкүровның “Туган туфрак” спектаклен куя. Төп рольләрнең берсендә – 2018 елда “Сәхнә” журналы проекты җиңүчесе, театрның “Гүзәлем Әсәл” пьесасында “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясе җиңүчесе Кукмара районы егете Фаяз Хөсәенов.

Рәмзия ХӨСӘЕНОВА

Рәмис Нәҗмиев фотосы         

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев