Кукмара егете Айнур Моратов: «Татарстан халкы баян моңнарына мөкиббән»
Айнур Моратов баян, хромка, курай, Саратов, тальян, кечкенә милли гармуннарда һәм кавалда уйный.
«Тизрәк килегез инде, күрми каласыз бит. Арбаштан Айнур бу. Бигрәкләр дә оста уйный шул...»
Концерт, я булмаса музыкаль номер вакытында зәңгәр экраннардан виртуоз баянчы Айнур Моратов күренә икән, әниебез безне һәрчак әнә шулай телевизор каршына дәшә. Гармундамы, баяндамы, нинди генә уен коралында булмасын, йөрәкләргә үтеп керерлек итеп уйнаучы Айнурның чыгышын ахырга кадәр күз дә алмый карыйбыз. Башкача мөмкин дә түгел: үз кеше, якташыбыз, районыбызның Югары Арбаш егете бит ул!
...Моннан 30 ел элек Гадилә һәм Әлфир Моратовлар гаиләсендә җиде айлык булып 1,700 килограмм авырлыктагы ир бала дөньяга аваз сала. Әти-әнисен куандырып, аларның бердәнбер куанычлары һәм юанычлары булып, әкиятләрдәге шикелле ай үсәсен көн үсә, шул арада тәпи атлап китә, теле ачылу белән җырларга, бераздан баян һәм курайда уйнарга өйрәнә әлеге малай.
«Әтием гомер буе клубта эшләде, ә әнием авыл җирлеге сәркатибе вазыйфасын башкарып лаеклы ялга чыкты. Икесе дә сәхнә кешеләре иде: берсе бик матур итеп җырлый, икенчесе баянда өздерә. Аларның талантлары күчкәндер, мөгаен, мин дә кечкенәдән җыр-моңга тартылдым. Балалар бакчасына йөргәндә урындыкка бастырып җырлата торган булганнар үземне. Ә инде дүрт яшемдә кулга баян алганмын. Әтием янында сырпаланып йөргәннән соң, аның: “Мине өйрәтеп утыручы булмады, кирәк булса - үзең тырыш”, - диюен әле хәзер дә хәтерлим. Мыш-мыш килеп, гармунның төймәләренә баскалый-баскалый көйләр чыгара идем, шуннан үзеннән-үзе шомарып киттем. Бераз соңрак курайда да уйнарга өйрәндем.Хәзерге вакытта баян, хромка, курай, Саратов, тальян, кечкенә милли гармуннарда һәм Кече Азия, Көньяк, Көньяк-Көнчыгыш Европа халыкларының уен коралы - кавалда уйныйм», - дип искә ала Айнур балачак елларын.
Мәктәптә укыганда яшь талантны әтисе атнага берничә тапкыр Кукмара балалар сәнгать мәктәбенә алып килә торган була. Дамир Рафыйков җитәкчелегендә тырышып-тырмашып нота серләренә төшенә, тагын да яхшырак итеп баянда уйнарга өйрәнә, бик күп конкурс-бәйгеләрдә һәм фестивальләрдә катнашып җиңүләр яулый якташыбыз. 1999 елдан Татарстанның халык җырчысы, милләтпәрвәр Гөлзада Сафиуллина тарафыннан төрки-татар балалары өчен Кырымда оештырылучы «Сөембикә варислары» балалар иҗаты фестивалендә дә Айнур ике тапкыр чыгыш ясый, аннан бер кочак диплом белән кайта. Беренче сәфәре турында газетаның 2001 ел, 4 август санында “Курайчы малай” дигән язма да басыла. Анда мондый юллар бар:
«...Кырымның мәдәният министры Голубев Михаил Михайловичның Кукмара кешесе (киез итек фабрикасының элеккеге директоры, хәзер мәрхүм Михаил Михайлович Голубевның улы) булуы күпләрдә кызыгу да, көнләшү дә тудыра. Якташ министр аларга аеруча игътибар, җылылык күрсәтә. Айнурны сәхнәгә чакырып: «Якташыма - бүләк», - дип, Ялта табигате сурәтләнгән зур ваза бүләк итә. Озатканда да:
«Бөтен кукмаралыларга, туганнарыма, танышларыма кайнар сәламнәремне җиткерегез, - дип озатып кала».
Инде ике дистә елга якын вакыт узса да, моннан меңнәрчә чакрым ераклыкта якташыбыз белән булган очрашу, истәлек бүләге Айнурның һаман хәтерендә икән. «12 яшьлек мәктәп баласының ничек сөенүен белсәгез икән ул вакытта. Шулкадәр зур горурлык кичергән идем мин, - ди ул. - Вазаны өйгә исән-имин алып кайтып җиткердем. Хәзер дә авылда кадерле истәлек булып саклана ул».
Бүгенге көндә зур сәхнәләрдә чыгыш ясаучы, үз кыйбласын тапкан, халык мәхәббәтен яулаган якташыбыз тормышын аерылгысыз юлдашы – баяныннан башка күз алдына китерә микән?
«Юк, билгеле. Мине, гомумән, сәнгать, иҗаттан башка аерып булмый. Башка төбәкләр белән чагыштырганда Татарстан халкы баян моңнарына мөкиббән, татар халык көйләреннән тезмәне аеруча яратып тыңлый. Бүгенге көндә үз тамашачым булу белән мин бик бәхетле, - ди Айнур. – Гаиләм, балаларым булгач, гастрольләргә алай еш йөрим дип әйтә алмыйм. Берәр, икешәр атнага үзләрен генә калдырасым килми. Бүгенге көндә рәсми эш урыным да юк әле минем. Әмма бу һич кенә дә өйдә утыра икән, дигән сүз түгел. Республикакүләм мәдәни чараларда, концертларда катнашам, мәҗлесләргә бик еш чакыралар, җырларга аранжировкалар да ясыйм. Шулай ук күп вакытым студиядә артистларның җырларын матурлау өстендә уза».
«Туган ягыңа еш кайтасыңмы?» - дим әңгәмәдәшемә.
«Безнең эш күбрәк җомга, шимбә, якшәмбегә туры килә бит. Шуның өчен авылга елына 3-4 тапкыр гына кайта алам. Кызганыч, бүгенге көндә әтием вафат. Әнием берьялгызы булгач, аның өчен бераз борчылам. Әмма ул безнең янга үзе гел килеп тора. Без аны һәрчак сагынып көтеп алабыз. Райондашларны, авылдашларны, иҗатымны үз итүчеләрне бик яратам һәм хөрмәт итәм, Кукмарабызның алга таба да чәчәк атуын телим», - ди Айнур.
Ике-өч сүз белән әйткәндә...
Айнурга – 30 яшь.
Пар канаты - Түбән Кама кызы Марина.
Ике кызы бар: Иделиягә – 7, Иллариягә 5 яшь.
Казанда ике бүлмәле фатирда яши.
Ашарга пешерергә яратмый.
Беркайчан бәлештән баш тартмый.
Усал түгел, әмма таләпчән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев