Кукмара эчке эшләр бүлеге җитәкчесе интернетта экстремизм һәм террорлыкка өндәгән өчен нинди җаваплылык каралуын сөйләде
Интернет челтәрендә матур, кәефне күтәрә торган хәбәрләр белән беррәттән, арада дөреслеге расланмаган яңалыкларны таратучылар да очрарга мөмкин.
Мессенджерларга террорчылык һәм экстремистлыкка чакыру белән бәйле СМС-хәбәр, фото, видеолар килеп ирешкән очракта нишләргә? Район Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Нургалиев нәкъ менә шулар хакында сөйләде:
— Мәгълүмати технологияләр алга киткән заманда яшибез. Интернет челтәрен ачсаң, анда нинди генә яңалык-хәбәр, видеоязма юк! Кайберләре хәтта тикшерелмәгән дә булырга мөмкин. Террорчылык һәм экстремистлыкка чакыру турындагыларын күчереп алып, кемгәдер җибәргәнче, «статус»ларга куйганчы, кат-кат уйларга, иң дөресе — юкка чыгарырга кирәк. Чөнки ялгыш адымның ахыры начар төгәлләнергә мөмкин.
Россия административ хокук бозулар Кодексы буенча экстремистлык юнәлешендәге материаллар әзерләгән, массакүләм тараткан яисә массакүләм тарату максатында җитештергән яисә саклаган өчен җаваплылык карала:
- гражданнарга бер мең сумнан өч мең сумга кадәр штраф яисә күрсәтелгән материалларны һәм аларны җитештерү өчен кулланылган җиһазларны конфискацияләп, унбиш тәүлеккә кадәр тоткарлану;
- вазыйфаи затларга күрсәтелгән материалларны һәм аларны җитештерү өчен кулланылган җиһазларны конфискацияләп, ике меңнән биш мең сумга кадәр штраф;
- юридик затларга йөз меңнән бер миллион сумга кадәр штраф яки эшчәнлекне туксан тәүлеккә кадәр административ туктатып тору, күрсәтелгән материалларны һәм аларны җитештерү өчен кулланылган җиһазларны конфискацияләү.
Экстремистик эшчәнлекне гамәлгә ашыруга гавами (публичный) чакырулар булган очракта дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Массакүләм мәгълүмат чаралары яисә мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрләр, шул исәптән интернет файдаланылган булса, гражданны биш елга кадәр иректән мәхрүм итә алалар.
Россия Федерациясенең территориаль бөтенлеген бозуга, дәүләт иминлегенә каршы юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыруга гавами чакырулар өчен дә закон таләпләре катгый.
Район халкын игътибарлы булырга чакырам! Әти-әниләр дә балаларының нинди сайтларда утырганын, нинди материаллар белән кызыксынуын, видеоязмалар караганын, кемнәр белән аралашуын күз уңында тотсыннар иде. Чөнки бәла килеп чыккач кына үкенүдән файда булмаячак.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев