Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара дәваханәсенең баш табибы бала тудыру йортына карата булган имеш-мимешләрне кире какты

Бала табу өчен башка дәваханәгә җибәрү - бөтенләй юк сүз.

- Бала тудыру йорты башка бүлек өчен җиһазландырылачак икән, дигән сүзләр таралды. Бу дөресме? Шулай була калса, авырлы хатын-кызларга балаларын башка районнарда табарга туры киләчәкме?

Сорауга район үзәк дәваханәсенең баш табибы Вадим Рәхмәтуллин җавап бирә:

- Авырлы хатын-кызларны бала табу өчен башка районнарга җибәрү турында сүз дә булганы юк. Халык арасында туган әлеге  имеш-мимешләрнең бары бер генә сәбәбе булырга мөмкин. Алда әйткәнемчә, менә берничә ел инде безнең дәваханәдә төзекләндерү эшләре бара. Инфекция бүлегенең бинасы да ремонт сорый. Анда бу эшләр 2022 елга каралган. Инфекцияле авыруларның саны кимемәгән очракта, аларны хәзерге бала тудыру йортына күчереп тору ихтыяҗы туарга мөмкин. Шулай була калса, бала тудыру бүлеге элеккеге урынына (хирургия корпусының беренче катындагы бүлеккә) күчереләчәк. Бу урын алмашу ни өчен кирәк, диярсез. Чөнки бала табучылар аз, ә инфекцияле авырулар күп һәм аларны башка авырулар янына урнаштырып булмый. Билгеле, моның өчен инфекция бүлеге тулысынча чистартылачак, санитария-эпидемиология таләпләренә туры килә торган дезинфекция эшләре башкарылачак. Дәваханәдә планлы чистарту эшләре алып барылган вакытта да мондый профильле үзгәрешләр була, шуңа күрә бер куркынычы да юк, бу - гадәти хәл, иң мөһиме - ул вакытлыча гына.
Гомумән, алга таба прививка ясатучылар артып, районда коллектив иммунитет барлыкка килер, һәм инфекция бүлегендә ятып дәваланучыларның саны кимер, дип ышанам. Бәлки ул вакытта авыруларны күчереп тә торасы булмас. Әмма без төрле тормыш хәлләренә әзер булырга тиеш.

Фото: Султан Исхаков /  «Татар-информ» МА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев