Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара "Чулпан" балалар бакчасында Муса Җәлилгә багышланган бәйрәм чарасы үткән

Мәктәпкә хәзерлек төркеме малайлары һәм кызлары, Муса Җәлил иҗаты аша, Муса туып үскән гаҗәеп искеткеч матур табигатьне, анда яшәгән бик тырыш, уңган кешеләр белән танышып, бәләкәй Мусса үзенең иптәш малайлары белән уйнап үскән уеннарны уйнадылар.

«Гомерем минем моңлы бер җыр иде»,- ди шагыйрь. Безнең өчен аның исеме дә җырга әверелде, республикабыз чикләрен үтеп, бөтен дөньяга яңгырады. Кешеләр аның тоткынлыкта, үләр алдыннан иҗат иткән шигырьләрен укып таң калды, аларны шагыйрьнең сынмас рухы, көче сокландырды.

Син яшәмә җирдә файдасыз бер
Түмгәк булып тигез урында
Янып калсын гомерең маяк булып,
Үзеңнән соң килгән буынга.

- Әйе, Муса Җәлилнең җырлары, шигырьләре үлемсез. Җәлилнең үлемсез сүзләре изге маяк булып, үзеннән соң килгән буыннарга барып җитә.

Менә без дә үзебезнең бакча балалары белән “Муса абый – балаларның якын дусты” дип исемләнгән баш астында бәйрәм чарасын уздырдык. Мәктәпкә хәзерлек төркеме малайлары һәм кызлары, Муса Җәлил иҗаты аша, Муса туып үскән гаҗәеп искеткеч матур табигатьне, анда яшәгән бик тырыш, уңган кешеләр белән танышып, бәләкәй Мусса үзенең иптәш малайлары белән уйнап үскән уеннарны уйнадылар. Шигырьләрен сөйләп җырларын җырладылар. Гомумән һәр бала Муса Җәлил язган шигырьләр аша аның туган авылы, ул авылның табигате, шагыйрьнең балачак тормышын күз алдына китерде.

Рафига Зиязетдинова, татар теле укытучысы “Чулпан” балалар бакчасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk