Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара базарында ниләр генә юк

Авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен җәй буе бакчасында үстергән яшелчә, җиләк-җимешләрне урнаштырыр, ә шәһәр халкына кышка запасланыр чак җитте.

Бакча нигъмәтләре сатып алыр өчен иң кулай, җайлы урын, әлбәттә, ул – базар. Кукмараның үзәк базарында да ниләр генә юк: кыяр-помидор, алма, груша, сырганак һәм башка продукцияләрдән өстәлләр тулып тора. 

Иске Пенәгәр авылыннан Нурия апа Гыймаева бирегә үзенең бакчасында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешләрне алып килгән. Аның монда сату итә башлаганына дүрт-биш ел икән. «Эш көне» иртәнге сәгать җиде-сигезләрдә башланып, көндезге сәгать берләргә кадәр дәвам итә, барысы да ничек сатуга бәйле, ди ул.

«Мин хәзерге вакытта пенсиядә инде, гомер буе сату өлкәсендә хезмәт куйдым, тортлар, җиләк-җимешләр саттым. Тора-бара үземнең продукциягә күчтем. Кукмарага машинам белән киләм, руль артына утырганыма ун елдан артып китте.  Бакчада үскән бар әйбернең дә үзебездән артканын сатабыз. Быел слива бик күп, агачлары сыгылып тора, аның бер-ике төрле сорты бар. Алмалар да уңды. Җәй буе кура җиләге, аның кара бөрлегән белән кушылмасын саттым. Аллага шөкер, бәрәңгене дә казырга өлгердек, көннәр коры торганда җитешеп калдык. Уңышы исә зарланырлык түгел, күп чыкты, әмма былтыргыга караганда ваграк. Сортын аерып әйтә алмыйм, төрлесен утыртабыз, орлыгын гел алыштырып торабыз. Эре бәрәңгенең биш литрлы чиләген 130 сумнан сатам, килограммы ничәдән чыгадыр. Сораучылар бар, көндәлек алып килгәне сатылып бетә. Салкын һава торышы куркытмый, кыш көннәрендә дә базарга чыгабыз. Үзебезнең продукция бетсә, башкаларга да булышабыз. Мәсәлән, грушалар – энемнең бакчасыннан», - диде Нурия апа.
Нурия апа сатуга яран гөлләре дә алып килә, барысын да үзе үстерә. Ә язын чәчәк кәлшәләре саткан. Сырганакны ташландык бакчалардан җыйган, мәтрүшкәгә Нократ елгасы яр буйларына кадәр барырга туры килгән. Кай арада барысына да өлгерә, диген?!
«Итекченең – итеге, чәчәкченең чәчәге булмый, дигәндәй. Хәзер менә бакчаны җыештырыр, тәртипкә китерер чак җитте, һич җитешә алмыйм әле. Лалә чәчәкләрем бик күп, аларның да суганнарын күчереп утыртырга кирәк», - дип елмая ул. 

Адай авылыннан Резедә апа соңгы вакытта күбесенчә вак суган сатабыз дип сөйләде. 

«Хәзерге вакытта төп бакча эшләре белән улым Игнат шөгыльләнә. Ул аның бер өлешенә азык катнашмасы, калганына вак суган орлыгы чәчте, ә бәрәңге һәм башка яшелчәләргә урын алай күп түгел. Улым теплицага мич урнаштырды, хәзердән үк анда әз-әзләп яга. Җылы булгач, кыяр, суган кыяклары рәхәтләнеп үсә. Аларның ничәнче партиясен сатабыздыр инде, исәбе юк», - диде ул.

Базарга миләүшә гөлләре, сырганак, тозлаган кыяр һәм башка әйберләр алып килгән Зоя апа Константинова Кукмарада гомер итә. Ул металл савыт-сабалар заводында менеджер булып хезмәт куйган, хәзерге вакытта лаеклы ялда.

«Үз йортыбыз белән яшибез, ун сутый җиребез бар, шуның ике сутыенда – бәрәңге, калганында алма, слива, унбер куак кара карлыган һәм башкалар үсә. Билгеле, кыш буена бу бәрәңге генә җитми, берничә ел инде  кодагый булыша, ул Жилой Рудник авылында үз йорты белән яши. Язын үсемлек кәлшәләре саттым, хәзер исә үзебездән арткан бакча нигъмәтләрен, консервлар алып килдем, шулай ук гөлләрне дә урнаштырырга кирәк», - диде яңа танышым.  

Зоя апа безне үзенең базарда сату итә башлау тарихы белән дә таныштырды. 

«Минем базарга чыкканыма дүрт еллап бар инде. Дөресен генә әйткәндә, беренче елларны биредә басып торырга читенсенә идем, кешенең психологиясе шундый катлаулы бит. Бер елны бакчада бик иртә кыяр, помидорлар өлгерде. Аларны үзем белән эшкә алып бардым, шуннан соң кызлар безгә дә алып килегез әле, сатып алыр идек, дип сорадылар. Тора-бара яшелчәләрдән төрле консервларны күпләп ясый башладым. Аларны арзан гына бәядән ресторан, кафеларга илттем, мондагы сатучыларга да бирдем. Бервакыт бирегә килгәч, минем шикелле үк менеджер булып эшләгән иптәш хатынга күрсәттем: “Кара әле, әнә ул банкалар минеке”, - дидем. Син бит урланган әйбер сатмыйсың, аның ни ояты бар дип, ул минем фикеремне үзгәртте. Үзе дә Нократ Аланы базарында балык сата иде», - диде ул.
 
 Базар, кибетләрдә яшелчә һәм җиләк-җимеш бәяләре (килограммнарда):

Помидор – 45-50 сум,
Кыяр – 80-100 сум,
Кура җиләге – 300 сум,
Карбыз – 9-22 сум,
Кавын – 56-70 сум,
Болгар борычы –  45-199 сум,
Баклажан – 45 сум,
Ташкабак – 45-50 сум,
Кәбестә – 12-15 сум,
Суган – 19-25 сум,
Кишер– 19-36 сум, 
Сарымсак – 170-350 сум, 
Бәрәңге – 19-23 сум,
Чөгендер – 17 сум,
Алма (5 литрлы чиләк) – 150 сум,
Вак суган – 100-200.


Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев